Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #66 Translated in Tatar

فَكَيْفَ إِذَا أَصَابَتْهُمْ مُصِيبَةٌ بِمَا قَدَّمَتْ أَيْدِيهِمْ ثُمَّ جَاءُوكَ يَحْلِفُونَ بِاللَّهِ إِنْ أَرَدْنَا إِلَّا إِحْسَانًا وَتَوْفِيقًا
Әгәр ул монафикъларга үзләре кылган явызлыклары сәбәпле бер каза килсә, яки хөкем лязем булса, күр, ничек мөгамәлә кылырлар? (Ґүмәр радияллаһу ґәнһү бер монафикъның башын кисте, ислам зарарына монафикълар тарафыннан салынган мәсҗидне Мухәммәд г-м җимерде). Шуннан соң монафикълар синең яныңа килделәр һәм Аллаһ исеме белән ант итеп әйттеләр: Без бернинди яманлыкны теләмәдек, фәкат яхшылыкны һәм тәүфыйкны теләдек, – дип.
أُولَٰئِكَ الَّذِينَ يَعْلَمُ اللَّهُ مَا فِي قُلُوبِهِمْ فَأَعْرِضْ عَنْهُمْ وَعِظْهُمْ وَقُلْ لَهُمْ فِي أَنْفُسِهِمْ قَوْلًا بَلِيغًا
Ул монафикъларның күңелләрендә булган бозык ниятләрен Аллаһ бик яхшы белә. Син аларны Коръән белән вәгазь кыл! Әгәр вәгазьне кабул кылмасалар, аларның эшләре турында каты әйтеп, икейөзле икәнлекләрен үзләренә белдер.
وَمَا أَرْسَلْنَا مِنْ رَسُولٍ إِلَّا لِيُطَاعَ بِإِذْنِ اللَّهِ ۚ وَلَوْ أَنَّهُمْ إِذْ ظَلَمُوا أَنْفُسَهُمْ جَاءُوكَ فَاسْتَغْفَرُوا اللَّهَ وَاسْتَغْفَرَ لَهُمُ الرَّسُولُ لَوَجَدُوا اللَّهَ تَوَّابًا رَحِيمًا
Рәсүлләрдән һичберсен җибәрмәдек, мәгәр җибәрсәк Аллаһ әмере буенча кешеләр Аллаһуга һәм расүлгә итагать итсеннәр өчен генә җибәрдек. Аллаһуга карышып үзләренә золым итүчеләр әгәр сиңа килеп тәүбә итсәләр, гөнаһларын икърар кылып Аллаһудан ярлыкауны сорасалар һәм расүл дә алар өчен ярлыкауны Аллаһудан сораса, әлбәттә, Аллаһу тәгаләне тәүбәләрне кабул итүче, гөнаһларны ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы табар иделәр. (Бу хәерле эшне бүгенге көндә дә күп кешеләр эшләмичә, әлбәттә, алданалар).
فَلَا وَرَبِّكَ لَا يُؤْمِنُونَ حَتَّىٰ يُحَكِّمُوكَ فِيمَا شَجَرَ بَيْنَهُمْ ثُمَّ لَا يَجِدُوا فِي أَنْفُسِهِمْ حَرَجًا مِمَّا قَضَيْتَ وَيُسَلِّمُوا تَسْلِيمًا
Раббың исеме белән ант итеп әйтәм мөселманнар үзара бәхәсләшкән эшләре турысында: Ий Мухәммәд г-м! Синнән хөкем иттермичә чын иманлы була алмаслар, алар синең хөкемеңә күңелләрендә шик калдырмаслар һәм синең хөкемеңә чын күңелдән риза булып мөсәлләм булырлар, әнә шул эшне эшләгәнгә чаклы камил мөэмин булмаслар.
وَلَوْ أَنَّا كَتَبْنَا عَلَيْهِمْ أَنِ اقْتُلُوا أَنْفُسَكُمْ أَوِ اخْرُجُوا مِنْ دِيَارِكُمْ مَا فَعَلُوهُ إِلَّا قَلِيلٌ مِنْهُمْ ۖ وَلَوْ أَنَّهُمْ فَعَلُوا مَا يُوعَظُونَ بِهِ لَكَانَ خَيْرًا لَهُمْ وَأَشَدَّ تَثْبِيتًا
Әгәр мөшрикләргә һәм монафикъларга: Үзегезне-үзегез үтерегез яки йортларыгызны ташлап чыгыгыз, – дип боерсак, бу эшне алардан бик азлары эшләр иде. Әгәр дин тотучылар бар да Аллаһ вәгазе белән вәгазьләнеп гамәл кылсалар, әлбәттә, хәерле һәм туры юлда тору булыр иде.

Choose other languages: