Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #34 Translated in Tatar

وَمَنْ يَفْعَلْ ذَٰلِكَ عُدْوَانًا وَظُلْمًا فَسَوْفَ نُصْلِيهِ نَارًا ۚ وَكَانَ ذَٰلِكَ عَلَى اللَّهِ يَسِيرًا
Бер кеше хакын ашаса, яки үзен, я башка мөселманны үтерсә, ягъни бу эшләрне дошманлык вә золым юллары белән эшләсә, аны тиздән җәһәннәм утына салырбыз, Аллаһуга бу эш җиңел булды.
إِنْ تَجْتَنِبُوا كَبَائِرَ مَا تُنْهَوْنَ عَنْهُ نُكَفِّرْ عَنْكُمْ سَيِّئَاتِكُمْ وَنُدْخِلْكُمْ مُدْخَلًا كَرِيمًا
Әгәр Аллаһ тыйган гөнаһлы эшләрнең зурларыннан саклансагыз, ягъни фәхеш, хәрам һәм бидеґәт гамәлләрдән ерак булсагыз, җиңелрәк гөнаһларыгызны изге гамәлләрегез белән җуярсыз һәм сезне хөрмәтләп җәннәтләргә кертербез.
وَلَا تَتَمَنَّوْا مَا فَضَّلَ اللَّهُ بِهِ بَعْضَكُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ ۚ لِلرِّجَالِ نَصِيبٌ مِمَّا اكْتَسَبُوا ۖ وَلِلنِّسَاءِ نَصِيبٌ مِمَّا اكْتَسَبْنَ ۚ وَاسْأَلُوا اللَّهَ مِنْ فَضْلِهِ ۗ إِنَّ اللَّهَ كَانَ بِكُلِّ شَيْءٍ عَلِيمًا
Аллаһ кайберләрегезне кайберләрегездән артык кылган нәрсәгә өметләнмәгез, ягъни Аллаһ берегезгә дәрәҗә бирсә, аңа хөсөдлек кылмагыз. (Аллаһ ирләргә дәрәҗәне ике өлеш бирде, хатыннар: сез ирләр дәрәҗәсенә үрелмәгез һәм ирләр киемен кимәгез!) Ирләргә үзләре кылган гамәлләренең әҗере насыйп булыр. Хатыннарга да үзләре кылган гамәлләренең әҗере насыйп булыр. Хаклыктан уңышка ирешүне Аллаһуның фазыйләтеннән сорагыз! Дөреслектә Аллаһ һәр нәрсәне белүче булды.
وَلِكُلٍّ جَعَلْنَا مَوَالِيَ مِمَّا تَرَكَ الْوَالِدَانِ وَالْأَقْرَبُونَ ۚ وَالَّذِينَ عَقَدَتْ أَيْمَانُكُمْ فَآتُوهُمْ نَصِيبَهُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ شَهِيدًا
Ата-анадан һәм якын кардәшләрдән калган малны бүлеп ала торган варислар кылдык һәрбер гаиләдә. Кайбер дуслар: Кайсыбыз әүвәл үлсә, үлгәнебезнең малы, исән калганыбызга булыр, – дип ант итештеләр. Исән калган дустына үз өлешен бирегез! Калган малның алтыдан бере тияр. Дөреслектә Аллаһ һәрнәрсәгә шаһит булды.
الرِّجَالُ قَوَّامُونَ عَلَى النِّسَاءِ بِمَا فَضَّلَ اللَّهُ بَعْضَهُمْ عَلَىٰ بَعْضٍ وَبِمَا أَنْفَقُوا مِنْ أَمْوَالِهِمْ ۚ فَالصَّالِحَاتُ قَانِتَاتٌ حَافِظَاتٌ لِلْغَيْبِ بِمَا حَفِظَ اللَّهُ ۚ وَاللَّاتِي تَخَافُونَ نُشُوزَهُنَّ فَعِظُوهُنَّ وَاهْجُرُوهُنَّ فِي الْمَضَاجِعِ وَاضْرِبُوهُنَّ ۖ فَإِنْ أَطَعْنَكُمْ فَلَا تَبْغُوا عَلَيْهِنَّ سَبِيلًا ۗ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلِيًّا كَبِيرًا
Ирләр хатынга әдәп, тәрбия бирмәк өчен Каимнәрдер. Аллаһ мәхлукләрне кайберләрен кайберләреннән артык кылу белән, ирләр гакылда, куәттә хатыннардан өстен булды һәм малларын хатыннарга инфак кылу белән дә ирләрнең дәрәҗәсе өстендер. Изге хатыннар Аллаһуга һәм ирләренә итагать итәрләр, ирләре өйдә булмаганда Аллаһ саклавы белән малларын һәм үзләрен сакларлар, һичбер хыянәткә бармаслар. Әгәр хатыннарыгыз итагатьсез булып азуларыннан курыксагыз, яки берәр яман эшләрен белсәгез, аларны вәгәзьләгез, итагатьсезләргә Аллаһуның ачуы һәм ґәзабы бар икәнлеген белдерегез. Вәгәзьләгәннән соң төзәлмәсәләр, түшәкләрендә ялгыз калдырыгыз, ягъни якынлык кылмагыз. Моннан соң да төзәлмәсәләр, аларга сугыгыз. (Бу җәза аларга: фарыз гамәлләрне үтәмәсәләр, яки берәр хәрам эшне эшләсәләр тиешледер.) Әгәр хатыннарыгыз сезгә итагать итсәләр, яки явызлыкларыннан соң төзәлсәләр, алар зарарына юл эзләмәгез, ягъни хаксыз җәберләмәгез. Әлбәттә, Аллаһ бөек һәм олы булды.

Choose other languages: