Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #28 Translated in Tatar

وَالْمُحْصَنَاتُ مِنَ النِّسَاءِ إِلَّا مَا مَلَكَتْ أَيْمَانُكُمْ ۖ كِتَابَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ ۚ وَأُحِلَّ لَكُمْ مَا وَرَاءَ ذَٰلِكُمْ أَنْ تَبْتَغُوا بِأَمْوَالِكُمْ مُحْصِنِينَ غَيْرَ مُسَافِحِينَ ۚ فَمَا اسْتَمْتَعْتُمْ بِهِ مِنْهُنَّ فَآتُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ فَرِيضَةً ۚ وَلَا جُنَاحَ عَلَيْكُمْ فِيمَا تَرَاضَيْتُمْ بِهِ مِنْ بَعْدِ الْفَرِيضَةِ ۚ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلِيمًا حَكِيمًا
Янә ире булган хатыннар сезгә хәрам булды, мәгәр сугышта әсир төшкән ирле хатыннар хәләлдер. Дәхи дүрттән артыкны алу вә ислам динендә булмаган хатынны алу һәм хәрам талак белән талак ителгән хатынны алу. Ошбу күрсәтелгән хатыннар сезгә хәрам булды. Башка хатыннар сезгә хәләл булды, мәһер биреп өйләнегез яки җәрия итеп сатып алыгыз, зинадан вә золымнан сакланган хәлдә яхшы мөгамәлә белән яшәр булсагыз. Никахы хәләл булган хатыннардан вакытлыча никахланып файдаланырга теләсәгез, мөһерләрен биреп, никахланып файдаланыгыз. Бу хөкем башта йөрсә дә соңра бәрелде. Мәһер күләмен вә никах вакытын билгеләп, ризалашканнан соң янә ризалашып мәһер күләмен вә никах вакытын үзгәртсәгез, сезгә гөнаһ юк. Аллаһ, әлбәттә, һәрнәрсәне белеп хөкем итүче булды.
وَمَنْ لَمْ يَسْتَطِعْ مِنْكُمْ طَوْلًا أَنْ يَنْكِحَ الْمُحْصَنَاتِ الْمُؤْمِنَاتِ فَمِنْ مَا مَلَكَتْ أَيْمَانُكُمْ مِنْ فَتَيَاتِكُمُ الْمُؤْمِنَاتِ ۚ وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِإِيمَانِكُمْ ۚ بَعْضُكُمْ مِنْ بَعْضٍ ۚ فَانْكِحُوهُنَّ بِإِذْنِ أَهْلِهِنَّ وَآتُوهُنَّ أُجُورَهُنَّ بِالْمَعْرُوفِ مُحْصَنَاتٍ غَيْرَ مُسَافِحَاتٍ وَلَا مُتَّخِذَاتِ أَخْدَانٍ ۚ فَإِذَا أُحْصِنَّ فَإِنْ أَتَيْنَ بِفَاحِشَةٍ فَعَلَيْهِنَّ نِصْفُ مَا عَلَى الْمُحْصَنَاتِ مِنَ الْعَذَابِ ۚ ذَٰلِكَ لِمَنْ خَشِيَ الْعَنَتَ مِنْكُمْ ۚ وَأَنْ تَصْبِرُوا خَيْرٌ لَكُمْ ۗ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Сезләрдән берегез фәкыйрь булып азат булган кызны яки хатынны алырга көче җитмәсә, ул сезнең кулыгызда булган мөэминә кәнизәкләрдән никахлансын! Сезнең иманыгызны Аллаһ белүчерәк. Азат булсагыз да, кол булсагыз да бер диндәсез. Кәнизәк хатыннарны хуҗаларының рөхсәте белән никахланыгыз һәм көчегез җиткән хәтле мәһер дә бирегез! Ләкин ул кәнизәкләр әшкәрә яки яшерен зина кылучы булмасыннар һәм зина кылучылар белән әшкәрә дә, яшерен дә дус булмасыннар. Әгәр бу эшләрне эшләсәләр, әлбәттә, аларга никахлану дөрес булмыйдыр. Әгәр ул кәнизәк хатыннар ирләре була торып зина кылсалар, аларга азат хатынга бирелгән җәзаның яртысы бирелер. Кәнизәкләргә никахлануның дөреслеге зинадан куркучыларыгызгадыр. Әгәр кәнизәкләргә никахланудан сабыр итсәгез, әлбәттә, сезнең өчен хәерле. Аллаһу тәгалә, әлбәттә, тәүбә итеп төзәлүче мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучыдыр.
يُرِيدُ اللَّهُ لِيُبَيِّنَ لَكُمْ وَيَهْدِيَكُمْ سُنَنَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ وَيَتُوبَ عَلَيْكُمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ حَكِيمٌ
Аллаһу тәгалә сезгә үзенең хөкемнәрен ачык бөән кылырга һәм Коръән тәрбиясе белән әүвәлге чын хакыйкый мөселманнар юлына күндерергә һәм дә тәүбә итеп төзәлүегез бәрабәрендә сезне ярлыкарга телидер. Аллаһ белүче һәм хөкемче.
وَاللَّهُ يُرِيدُ أَنْ يَتُوبَ عَلَيْكُمْ وَيُرِيدُ الَّذِينَ يَتَّبِعُونَ الشَّهَوَاتِ أَنْ تَمِيلُوا مَيْلًا عَظِيمًا
Аллаһ сезнең тәүбә итеп төзәлүегезне тели. Шәһевәткә ияреп, азгынлыкта булган кешеләр сезнең чиктән нык үтүегезне, яки ерак адашуыгызны телиләр.
يُرِيدُ اللَّهُ أَنْ يُخَفِّفَ عَنْكُمْ ۚ وَخُلِقَ الْإِنْسَانُ ضَعِيفًا
Аллаһ сезгә тормышта һәм диндә җиңеллекне тели, ягъни җиңел яшәргә, җиңел, дин тотарга юл күрсәтә. Кеше, әлбәттә, зәгыйфь-көчсез булып яратылды. (Әгәр бөтен дөнья кешеләре Коръән белән гамәл кылган булсалар иде, әлбәттә, яшәргә һәм дин тотарга җиңел булыр иде. Аллаһ кешеләргә шуны тели дә бит, ләкин күп кешеләр аны теләмиләр, теләүчеләрнең дә юлына киртә куялар).

Choose other languages: