Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nahl Ayahs #70 Translated in Tatar

وَإِنَّ لَكُمْ فِي الْأَنْعَامِ لَعِبْرَةً ۖ نُسْقِيكُمْ مِمَّا فِي بُطُونِهِ مِنْ بَيْنِ فَرْثٍ وَدَمٍ لَبَنًا خَالِصًا سَائِغًا لِلشَّارِبِينَ
Вә сезгә хайваннарда да гыйбрәтләр бардыр: кан белән тизәк арасыннан чыккан сөтне сезгә эчерәбез, ул сөт эчүчегә ләззәтледер. Ягъни сыерның ашаган, эчкән нәрсәсе канга, иткә, сөткә, тизәккә вә сидеккә бүленә. Шуны кем эшли ала? Шул эш гакыллы кешегә гыйбрәт түгелме?
وَمِنْ ثَمَرَاتِ النَّخِيلِ وَالْأَعْنَابِ تَتَّخِذُونَ مِنْهُ سَكَرًا وَرِزْقًا حَسَنًا ۗ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَةً لِقَوْمٍ يَعْقِلُونَ
Вә Без үстергән хөрмә, йөзем җимешләреннән эчемлекләр вә башка яхшы ашамлыклар ясыйсыз. Гакыллы кешеләр өчен бу нәрсәләрдә дә гамәлләр бар.
وَأَوْحَىٰ رَبُّكَ إِلَى النَّحْلِ أَنِ اتَّخِذِي مِنَ الْجِبَالِ بُيُوتًا وَمِنَ الشَّجَرِ وَمِمَّا يَعْرِشُونَ
Раббың бал кортларына вәхий кылды: Ий бал кортлары тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган җайларда үзегезгә оя ясагыз!
ثُمَّ كُلِي مِنْ كُلِّ الثَّمَرَاتِ فَاسْلُكِي سُبُلَ رَبِّكِ ذُلُلًا ۚ يَخْرُجُ مِنْ بُطُونِهَا شَرَابٌ مُخْتَلِفٌ أَلْوَانُهُ فِيهِ شِفَاءٌ لِلنَّاسِ ۗ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَةً لِقَوْمٍ يَتَفَكَّرُونَ
Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез! – дип. Бал кортлары кешеләр өчен эчләреннән төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларда ашар өчен тәме дә Һәм кешеләр өчен шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләр өчен бал кортларының эшендә зур гыйбрәт вә дөреслек бардыр. Ягъни, бал кортларына һичкем дәрес бирә алмас, ләкин кешеләр бал кортларыннан дәрес алалар.
وَاللَّهُ خَلَقَكُمْ ثُمَّ يَتَوَفَّاكُمْ ۚ وَمِنْكُمْ مَنْ يُرَدُّ إِلَىٰ أَرْذَلِ الْعُمُرِ لِكَيْ لَا يَعْلَمَ بَعْدَ عِلْمٍ شَيْئًا ۚ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ قَدِيرٌ
Ий кешеләр, сезне Аллаһ халык кылды, соңра Ул барчагызны үтерәдер, вә сездән бәгъзеләрегез күп яшәп картлык зәгыйфьлегенә кайтарылыр, хәтта әүвәлдә белгәннәрен онытып белмәсен өчен! Әлбәттә, Аллаһ һәрнәрсәне белә һәм һәрнигә кадир.

Choose other languages: