Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nahl Ayahs #35 Translated in Tatar

جَنَّاتُ عَدْنٍ يَدْخُلُونَهَا تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ ۖ لَهُمْ فِيهَا مَا يَشَاءُونَ ۚ كَذَٰلِكَ يَجْزِي اللَّهُ الْمُتَّقِينَ
Ул урын ґәден җәннәтләре ки, аңда керерләр, агачлары астыннан елгалар агар һәм аларга анда ни теләсәләр шул булыр. Тәкъва мөэминнәргә Аллаһ җәннәтләрне шулай бүләк итеп бирер.
الَّذِينَ تَتَوَفَّاهُمُ الْمَلَائِكَةُ طَيِّبِينَ ۙ يَقُولُونَ سَلَامٌ عَلَيْكُمُ ادْخُلُوا الْجَنَّةَ بِمَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Мөшриклектән вә монафикълыктан пакь булган мөэминнәрнең фәрештәләр җанын алганда әйтерләр: Сезгә Аллаһуның сәламе булсын, Аллаһуга итагать итеп изге гамәлләр кылганыгыз өчен җәннәткә керегез!
هَلْ يَنْظُرُونَ إِلَّا أَنْ تَأْتِيَهُمُ الْمَلَائِكَةُ أَوْ يَأْتِيَ أَمْرُ رَبِّكَ ۚ كَذَٰلِكَ فَعَلَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ ۚ وَمَا ظَلَمَهُمُ اللَّهُ وَلَٰكِنْ كَانُوا أَنْفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ
Коръән белән гамәл кылмаучы динсезләр көтмиләр Аллаһудан бер файданы, мәгәр җаннарын алып китә торган фәрештәне көтәләр, яки Аллаһудан ґәзаб килүне көтәләр, хәзерге динсез залим Аллаһуга карышып яшәсәләр, әүвәлге залимнәрдә Аллаһуга карышып яшәделәр. Аллаһ аларгы золым итмәде, ләкин алар үзләре Аллаһ дөньясында яшәгән хәлләрендә Аллаһуга карышып үзләренә золым иттеләр.
فَأَصَابَهُمْ سَيِّئَاتُ مَا عَمِلُوا وَحَاقَ بِهِمْ مَا كَانُوا بِهِ يَسْتَهْزِئُونَ
Аларга явыз эшләренең җәзасы иреште вә Коръәнне һәм пәйгамбәрне кимсетүләренең дә җәзасы үзләренә рисвайлык вә ґәзаб булды.
وَقَالَ الَّذِينَ أَشْرَكُوا لَوْ شَاءَ اللَّهُ مَا عَبَدْنَا مِنْ دُونِهِ مِنْ شَيْءٍ نَحْنُ وَلَا آبَاؤُنَا وَلَا حَرَّمْنَا مِنْ دُونِهِ مِنْ شَيْءٍ ۚ كَذَٰلِكَ فَعَلَ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِهِمْ ۚ فَهَلْ عَلَى الرُّسُلِ إِلَّا الْبَلَاغُ الْمُبِينُ
Мөшрикләр Коръән хөкемнәренә каршы барып әйттеләр: Әгәр Аллаһ теләмәсә, без һәм аталарыбыз Аллаһудан башка һичнәрсәгә гыйбадәт кылмас идек һәм Аллаһудан башка һичнәрсәне хәрам кылмас идек, бу эшләребез Аллаһ теләве белән, – дип. Ґәҗәб Аллаһуга каршы барып эшләгән эш Аллаһ теләге буламы? Әүвәлге кәферләр дә шулай сөйләделәр, рәсүлләргә Аллаһ хөкемнәрен ирештерү генә лязем.

Choose other languages: