Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #87 Translated in Tatar

تِلْكَ الدَّارُ الْآخِرَةُ نَجْعَلُهَا لِلَّذِينَ لَا يُرِيدُونَ عُلُوًّا فِي الْأَرْضِ وَلَا فَسَادًا ۚ وَالْعَاقِبَةُ لِلْمُتَّقِينَ
Без ахирәтне, иман китерүдән вә Аллаһуга итагать игүдән олугъланмаган һәм җир өстендә бозыклык фәсәд кыйлмаган хак мөэминнәр файдасына кылырбыз, эшенең, ахырындагы уңыш, ахирәттәге бәхет, Аллаһуга карышудан гөнаһлы булудан сакланучы мөэминнәргәдер.
مَنْ جَاءَ بِالْحَسَنَةِ فَلَهُ خَيْرٌ مِنْهَا ۖ وَمَنْ جَاءَ بِالسَّيِّئَةِ فَلَا يُجْزَى الَّذِينَ عَمِلُوا السَّيِّئَاتِ إِلَّا مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Берәү Аллаһ риза булырдай яхшылык белән барса ахирәткә, аңа Аллаһу хозурында хәерлерәк күбрәк нигъмәт булыр, берәү күп гөнаһ белән яман кеше булып барса, андый кешеләр фәкать бозык эшләренә каршы каты хөкем, каты ґәзап белән җәзаланырлар.
إِنَّ الَّذِي فَرَضَ عَلَيْكَ الْقُرْآنَ لَرَادُّكَ إِلَىٰ مَعَادٍ ۚ قُلْ رَبِّي أَعْلَمُ مَنْ جَاءَ بِالْهُدَىٰ وَمَنْ هُوَ فِي ضَلَالٍ مُبِينٍ
Сиңа Коръән иңдереп аның белән гамәл кыйлуны фарыз иткән Аллаһ, әлбәттә, сине Мәккәгә кайтарачакдыр, ягъни Мәккәне фәтех итәчәксең. Әйт: Коръән белән гамәл кыйлып Аллаһуга һидәят белән кайтканнарны да вә Коръәннән качып адашкан хәлдә Аллаһуга кайткан азгыннарны да Раббым белүчерәктер, – дип.
وَمَا كُنْتَ تَرْجُو أَنْ يُلْقَىٰ إِلَيْكَ الْكِتَابُ إِلَّا رَحْمَةً مِنْ رَبِّكَ ۖ فَلَا تَكُونَنَّ ظَهِيرًا لِلْكَافِرِينَ
Ий Мухәммәд г-м, син бит сиңа Коръәннең иңдерелүен һич тә өмет итмидер идең, ләкин Раббың сиңа рәхмәт итеп Коръәнне иңдерде, кәферләргә ярдәмче булмагыл.
وَلَا يَصُدُّنَّكَ عَنْ آيَاتِ اللَّهِ بَعْدَ إِذْ أُنْزِلَتْ إِلَيْكَ ۖ وَادْعُ إِلَىٰ رَبِّكَ ۖ وَلَا تَكُونَنَّ مِنَ الْمُشْرِكِينَ
Сиңа Коръән иңгәннән соң кәферләр сине Коръән белән гамәл кыйлудан туктатмасыннар, һәм кешеләрне иманга, Ислам диненә өндә, ләкин мөшрикләргә ияреп, аларга ярдәм итеп яки аларга итагать итеп мөшрик була күрмәгел!

Choose other languages: