Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #76 Translated in Tatar

قُلْ أَرَأَيْتُمْ إِنْ جَعَلَ اللَّهُ عَلَيْكُمُ النَّهَارَ سَرْمَدًا إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ مَنْ إِلَٰهٌ غَيْرُ اللَّهِ يَأْتِيكُمْ بِلَيْلٍ تَسْكُنُونَ فِيهِ ۖ أَفَلَا تُبْصِرُونَ
Янә әйт: Беләсезме, әгәр Аллаһ көндезне якты хәлендә кыямәткә чаклы калдырса, Аллаһудан башка Илаһә бармы рәхәтләнеп ял итә торган кичегезне китерергә? Әйә күрмисезме, Аллаһ эшләрен.
وَمِنْ رَحْمَتِهِ جَعَلَ لَكُمُ اللَّيْلَ وَالنَّهَارَ لِتَسْكُنُوا فِيهِ وَلِتَبْتَغُوا مِنْ فَضْلِهِ وَلَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Аллаһ үзенең рәхмәтеннән сезгә көндез илә кичне бар кылды, кичтә ял итмәкегез өчен, көндез кәсеп белән Аллаһуның фазълыннан таләп итмәклегегез өчен, шаять Аллаһуның бу нигъмәтләренә шөкер итәрсез.
وَيَوْمَ يُنَادِيهِمْ فَيَقُولُ أَيْنَ شُرَكَائِيَ الَّذِينَ كُنْتُمْ تَزْعُمُونَ
Кыямәт көнендә Аллаһ мөшрикләргә нида кыйлыр һәм әйтер: Миңа шәрик иткән нәрсәләрегез кайда Аллаһуның шәрике бар дип низагълаша идегез.
وَنَزَعْنَا مِنْ كُلِّ أُمَّةٍ شَهِيدًا فَقُلْنَا هَاتُوا بُرْهَانَكُمْ فَعَلِمُوا أَنَّ الْحَقَّ لِلَّهِ وَضَلَّ عَنْهُمْ مَا كَانُوا يَفْتَرُونَ
Барча өммәттән шаһид итеп пәйгамбәрләрен чыгарырбыз, дөньяда Аллаһуга каршы эшләгән һәм каршы сөйләгән эшләрегезгә дәлилләрегезне китерегез, диярбез, алар белерләр хаклык Аллаһуга гына тиешле икәнен, һәм сынымнары алардан качар.
إِنَّ قَارُونَ كَانَ مِنْ قَوْمِ مُوسَىٰ فَبَغَىٰ عَلَيْهِمْ ۖ وَآتَيْنَاهُ مِنَ الْكُنُوزِ مَا إِنَّ مَفَاتِحَهُ لَتَنُوءُ بِالْعُصْبَةِ أُولِي الْقُوَّةِ إِذْ قَالَ لَهُ قَوْمُهُ لَا تَفْرَحْ ۖ إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ الْفَرِحِينَ
Тәхкыйк Карун Муса кавеменнән вә аңа иман китергән кешеләрдән иде, Ягькуб, балаларына золым итте һәм байлыгы белән олугъланды, Без аңа күп байлык бирдек ки, аның хәзинә сарайларының ачкычларын күтәрмәк куәт ияләре булган җәмәгатькә дә авыр булыр иде, кавеме Карунга әйтте: Малың күплеге белән мактанып шатланма, тәхкыйк Аллаһ мал белән шатланучыларны сөймидер.

Choose other languages: