Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #57 Translated in Tatar

وَإِذَا يُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ قَالُوا آمَنَّا بِهِ إِنَّهُ الْحَقُّ مِنْ رَبِّنَا إِنَّا كُنَّا مِنْ قَبْلِهِ مُسْلِمِينَ
Әгәр аларга Коръән укылса әйтерләр: Без ул Коръәнгә иман китердек, әлбәттә, ул Аллаһудан иңгән хак китаптыр, тәхкыйк Коръән иңмәс борын да Аллаһуны берләүче идек.
أُولَٰئِكَ يُؤْتَوْنَ أَجْرَهُمْ مَرَّتَيْنِ بِمَا صَبَرُوا وَيَدْرَءُونَ بِالْحَسَنَةِ السَّيِّئَةَ وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنْفِقُونَ
Аларга әҗерләре ике өлеш бирелер, элек тә, соңыннан да Аллаһ юлында сабыр иткәннәре өчен, вә алар Аллаһуга итагать белән гөнаһларын бетерерләр, вә Без биргән малдан сәдакалар бирерләр.
وَإِذَا سَمِعُوا اللَّغْوَ أَعْرَضُوا عَنْهُ وَقَالُوا لَنَا أَعْمَالُنَا وَلَكُمْ أَعْمَالُكُمْ سَلَامٌ عَلَيْكُمْ لَا نَبْتَغِي الْجَاهِلِينَ
Вә яман сүз ишетсәләр, алардан читләшерләр, аларга каршы яман сүз әйтмәсләр һәм әйтерләр: Безнең гамәлебез үзебезгә, сезнең гамәлегез сезгә, безнең, тарафтан сезгә тынычлык булсын, әмма без сезнең кеби кыланып җаһил ахмак булырга теләмибез, – дип. Мухәммәд г-м Әбу Талибның иманга килүе өчен артык тырышкач, түбәндәге аять инде.
إِنَّكَ لَا تَهْدِي مَنْ أَحْبَبْتَ وَلَٰكِنَّ اللَّهَ يَهْدِي مَنْ يَشَاءُ ۚ وَهُوَ أَعْلَمُ بِالْمُهْتَدِينَ
Ий Мухәммәд г-м, син сөйгән кешеңне һидәяткә күндерә алмассың, ләкин Аллаһ теләгән бәндәсен туры юлга күндерер, вә Ул туры юлга күнүчеләрне белүчерәктер.
وَقَالُوا إِنْ نَتَّبِعِ الْهُدَىٰ مَعَكَ نُتَخَطَّفْ مِنْ أَرْضِنَا ۚ أَوَلَمْ نُمَكِّنْ لَهُمْ حَرَمًا آمِنًا يُجْبَىٰ إِلَيْهِ ثَمَرَاتُ كُلِّ شَيْءٍ رِزْقًا مِنْ لَدُنَّا وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Кәферләрдән куркып иман китермәүче мөшрикләр әйттеләр: Әгәр синең белән бергә ислам һидәятенә иярсәк, торган җиребездән куалап чыгарырлар дип куркабыз, – дип. Аллаһ әйтте: Әйә Без аларның урыннарыны зарардан имин кыйлмадыкмы, вә Безнең хозурыбыздан ризык йөзеннән Мәккә шәһәренә төрле җимешләр килеп тупланадыр, ләкин аларның күберәге Без әйткән сүзнең хаклыгын белмиләр.

Choose other languages: