Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #56 Translated in Tatar

الَّذِينَ آتَيْنَاهُمُ الْكِتَابَ مِنْ قَبْلِهِ هُمْ بِهِ يُؤْمِنُونَ
Коръәннән элек Без китап биргән кешеләрнең Коръәнгә ышанучылары.
وَإِذَا يُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ قَالُوا آمَنَّا بِهِ إِنَّهُ الْحَقُّ مِنْ رَبِّنَا إِنَّا كُنَّا مِنْ قَبْلِهِ مُسْلِمِينَ
Әгәр аларга Коръән укылса әйтерләр: Без ул Коръәнгә иман китердек, әлбәттә, ул Аллаһудан иңгән хак китаптыр, тәхкыйк Коръән иңмәс борын да Аллаһуны берләүче идек.
أُولَٰئِكَ يُؤْتَوْنَ أَجْرَهُمْ مَرَّتَيْنِ بِمَا صَبَرُوا وَيَدْرَءُونَ بِالْحَسَنَةِ السَّيِّئَةَ وَمِمَّا رَزَقْنَاهُمْ يُنْفِقُونَ
Аларга әҗерләре ике өлеш бирелер, элек тә, соңыннан да Аллаһ юлында сабыр иткәннәре өчен, вә алар Аллаһуга итагать белән гөнаһларын бетерерләр, вә Без биргән малдан сәдакалар бирерләр.
وَإِذَا سَمِعُوا اللَّغْوَ أَعْرَضُوا عَنْهُ وَقَالُوا لَنَا أَعْمَالُنَا وَلَكُمْ أَعْمَالُكُمْ سَلَامٌ عَلَيْكُمْ لَا نَبْتَغِي الْجَاهِلِينَ
Вә яман сүз ишетсәләр, алардан читләшерләр, аларга каршы яман сүз әйтмәсләр һәм әйтерләр: Безнең гамәлебез үзебезгә, сезнең гамәлегез сезгә, безнең, тарафтан сезгә тынычлык булсын, әмма без сезнең кеби кыланып җаһил ахмак булырга теләмибез, – дип. Мухәммәд г-м Әбу Талибның иманга килүе өчен артык тырышкач, түбәндәге аять инде.
إِنَّكَ لَا تَهْدِي مَنْ أَحْبَبْتَ وَلَٰكِنَّ اللَّهَ يَهْدِي مَنْ يَشَاءُ ۚ وَهُوَ أَعْلَمُ بِالْمُهْتَدِينَ
Ий Мухәммәд г-м, син сөйгән кешеңне һидәяткә күндерә алмассың, ләкин Аллаһ теләгән бәндәсен туры юлга күндерер, вә Ул туры юлга күнүчеләрне белүчерәктер.

Choose other languages: