Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Mumtahana Ayahs #6 Translated in Tatar

إِنْ يَثْقَفُوكُمْ يَكُونُوا لَكُمْ أَعْدَاءً وَيَبْسُطُوا إِلَيْكُمْ أَيْدِيَهُمْ وَأَلْسِنَتَهُمْ بِالسُّوءِ وَوَدُّوا لَوْ تَكْفُرُونَ
Әгәр ул кәферләр куәт тапсалар, сезне җиңсәләр, сезгә дошман булырлар, сезне үтерергә кулларын сузарлар вә мәсхәрә кылу өчен сезгә телләрен озайтырлар һәм сезнең кәфер булуыгызны сөярләр. Ягъни сез аларга дус булырга тырышсагыз да алар сезгә чын күңелдән дус булмаслар.
لَنْ تَنْفَعَكُمْ أَرْحَامُكُمْ وَلَا أَوْلَادُكُمْ ۚ يَوْمَ الْقِيَامَةِ يَفْصِلُ بَيْنَكُمْ ۚ وَاللَّهُ بِمَا تَعْمَلُونَ بَصِيرٌ
Әгәр кәферләргә дус булсагыз, кыямәт көнне Аллаһ ґәзабыннан котылырга якын кардәшләрегез һәм балаларыгыз файда бирмәс. Аллаһ кыямәт көнне сезнең белән кәферләр арасын аерыр, монафикълар кәферләр ягында булырлар. Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне күрүчедер.
قَدْ كَانَتْ لَكُمْ أُسْوَةٌ حَسَنَةٌ فِي إِبْرَاهِيمَ وَالَّذِينَ مَعَهُ إِذْ قَالُوا لِقَوْمِهِمْ إِنَّا بُرَآءُ مِنْكُمْ وَمِمَّا تَعْبُدُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ كَفَرْنَا بِكُمْ وَبَدَا بَيْنَنَا وَبَيْنَكُمُ الْعَدَاوَةُ وَالْبَغْضَاءُ أَبَدًا حَتَّىٰ تُؤْمِنُوا بِاللَّهِ وَحْدَهُ إِلَّا قَوْلَ إِبْرَاهِيمَ لِأَبِيهِ لَأَسْتَغْفِرَنَّ لَكَ وَمَا أَمْلِكُ لَكَ مِنَ اللَّهِ مِنْ شَيْءٍ ۖ رَبَّنَا عَلَيْكَ تَوَكَّلْنَا وَإِلَيْكَ أَنَبْنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ
Тәхкыйк сезгә яхшы үрнәк булды Ибраһим пәйгамбәрдә вә аңа ияргән мөэминнәрдә. Алар үзләренең кавемнәренә әйттеләр: Тәхкыйк без сездән һәм Аллаһудан башка сез гыйбадәт кыла торган сынымнарыгыздан бизүчебез вә без сезнең батыл динегезне инкяр иттек, вә безнең илә сезнең арада мәңгегә дошманлык һәм ачу заһир булды, хәтта Аллаһуның Үзенә генә иман китергәнегезгәчә. Мәгәр Ибраһимнең атасына әйткән сүзенә иярергә түгел, ул атасына әйтте: Әлбәттә, синең өчен Аллаһудан гафу сорармын, әгәр кәфер булсаң, Аллаһ ґәзабыннан сине коткарырга һичнәрсәгә кадир түгелмен, – дип. Ий Раббыбыз, без сиңа тәвәккәл кылдык һәм тәүбә вә итагать белми Сиңа кайттык вә ахырда кайтмак Синең хозурыңадыр.
رَبَّنَا لَا تَجْعَلْنَا فِتْنَةً لِلَّذِينَ كَفَرُوا وَاغْفِرْ لَنَا رَبَّنَا ۖ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Ий Раббыбыз, безләрне кәферләр кулына фетнә кылма, ягъни алар кулында мазлум булудан безне сакла вә безне ярлыка, ий Раббыбыз! Тәхкыйк Син куәтле, һәр эштә өстенсең вә хикмәт белән эш кылучысың.
لَقَدْ كَانَ لَكُمْ فِيهِمْ أُسْوَةٌ حَسَنَةٌ لِمَنْ كَانَ يَرْجُو اللَّهَ وَالْيَوْمَ الْآخِرَ ۚ وَمَنْ يَتَوَلَّ فَإِنَّ اللَّهَ هُوَ الْغَنِيُّ الْحَمِيدُ
Тәхкыйк Ибраһимдә вә аңа ияргән мөэминнәрдә иярергә тиешле булган яхшы үрнәк вә туры юл бардыр Аллаһуның рәхмәтен вә ахирәтнең матур тормышын өмет иткән кешегә. Бер кеше пәйгамбәрләр юлы булган Коръәннән йөз чөерсә, Коръән юлын ташлап башка юлга китсә, тәхкыйк Ул – Аллаһ бай, һичкемгә ихтыяҗы юк вә һәр эштә мактаулыдыр.

Choose other languages: