Surah Al-Maeda Ayahs #49 Translated in Tatar
وَكَتَبْنَا عَلَيْهِمْ فِيهَا أَنَّ النَّفْسَ بِالنَّفْسِ وَالْعَيْنَ بِالْعَيْنِ وَالْأَنْفَ بِالْأَنْفِ وَالْأُذُنَ بِالْأُذُنِ وَالسِّنَّ بِالسِّنِّ وَالْجُرُوحَ قِصَاصٌ ۚ فَمَنْ تَصَدَّقَ بِهِ فَهُوَ كَفَّارَةٌ لَهُ ۚ وَمَنْ لَمْ يَحْكُمْ بِمَا أَنْزَلَ اللَّهُ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الظَّالِمُونَ
Бәни Исраилгә Тәүратта касасны фарыз кылдык: хаксыз берәү үтерелсә, үтерүче үзе үтерелер, күз чыгаручының күзе чыгарылыр, борын җимерүченең борыны җимерелер, колак кисүченең колагы киселер, теш сындыручының теше сындырылыр һәм башка җәрәхәтләр өчен җәрәхәт бәрабәрендә үч алыныр. Берәү үз хакын сәдака кылса, ягъни кем тарафыннан булса да җәрәхәтләнгән кеше касас белән үч алмыйча, гафу итсә, бу гафу итүе гөнаһларының җуелуына сәбәп булыр. Янә берәү Аллаһ иңдергән Коръән белән гамәл кылмаса, ягъни Коръән хөкемнәрен диндә дәлил итеп кулланмаса, андый кешеләр үз-үзләренә золым итүче залимнәр.
وَقَفَّيْنَا عَلَىٰ آثَارِهِمْ بِعِيسَى ابْنِ مَرْيَمَ مُصَدِّقًا لِمَا بَيْنَ يَدَيْهِ مِنَ التَّوْرَاةِ ۖ وَآتَيْنَاهُ الْإِنْجِيلَ فِيهِ هُدًى وَنُورٌ وَمُصَدِّقًا لِمَا بَيْنَ يَدَيْهِ مِنَ التَّوْرَاةِ وَهُدًى وَمَوْعِظَةً لِلْمُتَّقِينَ
Мәрьям угълы Гыйсәне әүвәлге пәйгамбәрләр әсәрләренә иярттек, үзеннән элек иңдерелгән Тәүратны тасдыйк кылганы хәлдә вә аңа Инҗилне бирдек, ул Инҗилдә һидәят диләлләре вә белем яктылыгы бар, һәм ул Инҗил элек иңдерелгән тәүрат хөкемнәренә муафикъ, шулай ук ул һидәят вә тәкъва кешеләргә вәгазь.
وَلْيَحْكُمْ أَهْلُ الْإِنْجِيلِ بِمَا أَنْزَلَ اللَّهُ فِيهِ ۚ وَمَنْ لَمْ يَحْكُمْ بِمَا أَنْزَلَ اللَّهُ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الْفَاسِقُونَ
Инҗил әһелләре Аллаһ иңдергән Инҗилдәге Алла хөкемнәре белән хөкем итсеннәр, ягъни Инҗилне үзгәртмәүләре һәм аның белән гамәл кылулары фарыз иде. Берәү Аллаһ иңдергән китап белән хөкем итмәсә, гамәл кылмаса, андый кешеләр фасыйклар. (Тәүрат, Инҗил белән гамәл кылмыйча залим, фәсыйк һәм кәфер булдылар. Коръән белән гамәл кылмаучыларга да шул хөкем).
وَأَنْزَلْنَا إِلَيْكَ الْكِتَابَ بِالْحَقِّ مُصَدِّقًا لِمَا بَيْنَ يَدَيْهِ مِنَ الْكِتَابِ وَمُهَيْمِنًا عَلَيْهِ ۖ فَاحْكُمْ بَيْنَهُمْ بِمَا أَنْزَلَ اللَّهُ ۖ وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَاءَهُمْ عَمَّا جَاءَكَ مِنَ الْحَقِّ ۚ لِكُلٍّ جَعَلْنَا مِنْكُمْ شِرْعَةً وَمِنْهَاجًا ۚ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ لَجَعَلَكُمْ أُمَّةً وَاحِدَةً وَلَٰكِنْ لِيَبْلُوَكُمْ فِي مَا آتَاكُمْ ۖ فَاسْتَبِقُوا الْخَيْرَاتِ ۚ إِلَى اللَّهِ مَرْجِعُكُمْ جَمِيعًا فَيُنَبِّئُكُمْ بِمَا كُنْتُمْ فِيهِ تَخْتَلِفُونَ
Ий Мухәммәд г-м! Без сиңа хаклык белән Коръәнне иңдердек, әүвәлге китапларның хөкемнәрен тасдыйклаганы хәлдә һәм әүвәлге китапларның Аллаһ китаплары икәнлеге белән шәһадәт биргәне хәлдә, шулай булгач, кешеләр арасын Коръән белән хөкем ит! Әмма Раббыңнан килгән Коръәндәге гадел хөкемнәрне артыңа куеп, Коръән хөкемнәрен белмәгән надан кешеләрнең һавасына, аларның батыл гадәтләренә иярә күрмәгел! Сезләрдән һәрбер җәмәгать өчен шәригать төзедек һәм диндә ачык юллар күрсәттек. Әгәр Аллаһ теләгән булса, әлбәттә, бөтен дөнья кешеләрен бер диндә, бер юлда һәммәсен бер җәмәгать кылыр иде, ләкин сезгә биргән нигъмәтләре һәм иңдергән Коръән хөкемнәре белән Аллаһ сезне сынап карарга теләде. Шулай булгач, алданмагыз гөнаһлардан саклануда һәм савабны кәсеп итүдә ярышыгыз һәм ярышта алга чыгыгыз!!! Бит кайта торган җаегыз Аллаһу хозурында, анда сезгә Аллаһ хәбәр бирер дөньяда вакытларыгызда Аллаһ хөкемнәрендә ихтилаф кылышуларыгыз белән. Ягъни Коръән хөкемнәрен үтәргә тырыштыгызмы? Яки шайтан гамәле булган бидеґәт гамәлләрне үтәргә тырыштыгызмы? Хөкем каты булыр.
وَأَنِ احْكُمْ بَيْنَهُمْ بِمَا أَنْزَلَ اللَّهُ وَلَا تَتَّبِعْ أَهْوَاءَهُمْ وَاحْذَرْهُمْ أَنْ يَفْتِنُوكَ عَنْ بَعْضِ مَا أَنْزَلَ اللَّهُ إِلَيْكَ ۖ فَإِنْ تَوَلَّوْا فَاعْلَمْ أَنَّمَا يُرِيدُ اللَّهُ أَنْ يُصِيبَهُمْ بِبَعْضِ ذُنُوبِهِمْ ۗ وَإِنَّ كَثِيرًا مِنَ النَّاسِ لَفَاسِقُونَ
Без сиңа Коръәнне иңдердек кешеләр арасында гаделлек илә хөкем итмәклегең һәм өммәтеңдә аның белән гамәл кылсын өчен. Коръән хөкемнәренә иярергә теләмәгән җаһил кешеләрнең нәфес һаваларына, аларның ялган гамәлләренә иярмәгел! Аллаһ иңдергән хөкемнәрнең кайберләреннән сине дүндерүләреннән, адаштыруларыннан саклан! Аларга иярсәң, әлбәттә, адаштырырлар. Әгәр алар синнән хөкем иттерүдән яки Коръән белән гамәл кылудан баш тартсалар, яхшы, бәлки Аллаһ аларның бәгъзе гөнаһлары өчен аларны ґәзаб кылырга телидер. Кешеләрнең күпләре Коръән белән гамәл кылмаулары сәбәпле, әлбәттә, фасыйклар.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
