Surah Al-Kahf Ayahs #64 Translated in Tatar
وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِفَتَاهُ لَا أَبْرَحُ حَتَّىٰ أَبْلُغَ مَجْمَعَ الْبَحْرَيْنِ أَوْ أَمْضِيَ حُقُبًا
Муса г-м хезмәтчесе Юшәгъга әйтте: Әлбәттә, туктамыйча китәрмен ике диңгезнең кушылган җиренә барып җиткәнче, яки туктамыйча озын заман китәрмен.
فَلَمَّا بَلَغَا مَجْمَعَ بَيْنِهِمَا نَسِيَا حُوتَهُمَا فَاتَّخَذَ سَبِيلَهُ فِي الْبَحْرِ سَرَبًا
Ике диңгез кушылган җиргә килгәч, балыкларын онытып киттеләр, һәм юлда ашарга дип алган кипкән балыклары терелеп, суны ярып, диңгезгә карап китте.
فَلَمَّا جَاوَزَا قَالَ لِفَتَاهُ آتِنَا غَدَاءَنَا لَقَدْ لَقِينَا مِنْ سَفَرِنَا هَٰذَا نَصَبًا
Балыклары онтылып калган җирдән озак җир киткәч Муса г-м хезмәтчесенә әйтте: Төшке ашаячак азыгыбызны китер, хәзер ашыйк, (ул азыклар диңгезгә киткән балык иде) тәхкыйк бу сәфәребездә безгә мәшәкать вә ачыгу иреште.
قَالَ أَرَأَيْتَ إِذْ أَوَيْنَا إِلَى الصَّخْرَةِ فَإِنِّي نَسِيتُ الْحُوتَ وَمَا أَنْسَانِيهُ إِلَّا الشَّيْطَانُ أَنْ أَذْكُرَهُ ۚ وَاتَّخَذَ سَبِيلَهُ فِي الْبَحْرِ عَجَبًا
Хезмәтчесе Мусага әйтте: Белдеңме, ике диңгез кушылган җирдә таш өстендә балыкны онытып калдырдым, ул балыкның калганлыгын сиңа әйтергә миңа оныттырмады һичнәрсә, мәгәр шайтан оныттырды, вә ул балык диңгезгә юл тотты бик гаҗәеб хәлдә.
قَالَ ذَٰلِكَ مَا كُنَّا نَبْغِ ۚ فَارْتَدَّا عَلَىٰ آثَارِهِمَا قَصَصًا
Муса г-м әйтте: Безнең балыкны онытып калдыруыбыз без эзли торган Хозыр г-мнең анда булуына галәмәттер. Һәм барган эзләреннән кире кайттылар хәбәрләрене сөйләшкән хәлдә.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
