Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Kahf Ayahs #54 Translated in Tatar

وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلَائِكَةِ اسْجُدُوا لِآدَمَ فَسَجَدُوا إِلَّا إِبْلِيسَ كَانَ مِنَ الْجِنِّ فَفَسَقَ عَنْ أَمْرِ رَبِّهِ ۗ أَفَتَتَّخِذُونَهُ وَذُرِّيَّتَهُ أَوْلِيَاءَ مِنْ دُونِي وَهُمْ لَكُمْ عَدُوٌّ ۚ بِئْسَ لِلظَّالِمِينَ بَدَلًا
Менә Без фәрештәләргә әйттек: Адәмгә сәҗдә кылыгыз! Һәм сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, ул җеннән иде, Раббысының әмереннән чыкты. Әйә сез Адәм балалары, Минем урныма ул Иблисне вә аның нәселен дус тотарсызмы? Бит алар сезгә дошманнардыр. Залимнәр өчен ни яман алмаштыру булды Аллаһуга итагать итүне Иблискә итагать итү белән.
مَا أَشْهَدْتُهُمْ خَلْقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَلَا خَلْقَ أَنْفُسِهِمْ وَمَا كُنْتُ مُتَّخِذَ الْمُضِلِّينَ عَضُدًا
Мин җир вә күкләрне халык кылганда Иблисне вә аның балаларыны ярдәмгә хазир итмәдем һәм үзләрен яратканда да хазир итмәдем вә хак диннән адаштыручыларны үземә ярдәмче итеп алмадым.
وَيَوْمَ يَقُولُ نَادُوا شُرَكَائِيَ الَّذِينَ زَعَمْتُمْ فَدَعَوْهُمْ فَلَمْ يَسْتَجِيبُوا لَهُمْ وَجَعَلْنَا بَيْنَهُمْ مَوْبِقًا
Ул көндә Аллаһ мөшрикләргә әйтер: Миңа шәрик кылган сынымнарыгызны чакырыгыз. Һәм алар сынымнарын ярдәмгә чакырдылар, ләкин сынымнар кабул итмәделәр вә мөшрикләр илә сынымнар арасына җәһәннәм бер чокыр кылдык шунда төшеп һәлак булырлар.
وَرَأَى الْمُجْرِمُونَ النَّارَ فَظَنُّوا أَنَّهُمْ مُوَاقِعُوهَا وَلَمْ يَجِدُوا عَنْهَا مَصْرِفًا
Гөнаһлы кешеләр утны күргәч, әлбәттә, белерләр анда төшәчәкләрен вә ул уттан котылып барачак җир тапмаслар.
وَلَقَدْ صَرَّفْنَا فِي هَٰذَا الْقُرْآنِ لِلنَّاسِ مِنْ كُلِّ مَثَلٍ ۚ وَكَانَ الْإِنْسَانُ أَكْثَرَ شَيْءٍ جَدَلًا
Кешеләр вәгазьләнсеннәр өчен бу Коръәндә һәрнәрсәгә мисал бәян кылдык. Явыз инсан күп мәсьәләдә батылны яклап хакка каршы ызгышыр булды.

Choose other languages: