Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Kahf Ayahs #49 Translated in Tatar

وَاضْرِبْ لَهُمْ مَثَلَ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا كَمَاءٍ أَنْزَلْنَاهُ مِنَ السَّمَاءِ فَاخْتَلَطَ بِهِ نَبَاتُ الْأَرْضِ فَأَصْبَحَ هَشِيمًا تَذْرُوهُ الرِّيَاحُ ۗ وَكَانَ اللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ مُقْتَدِرًا
Кешеләргә дөнья тереклеген мисал итеп күрсәт, ул дөнья Без күктән иңдергән яңгыр суы кебидер: ул яңгыр белән җир йөзеңдәге үсемлекләр үсеп бер-берсенә кушылдылар, соңра үләннәр кибеп саргайды вә җил очырып алып китте, ягъни дөнья җилгә очкан үлән кеби, бер көнне юк булачак. Аллаһ һәрнәрсәгә көче җитә торган булды.
الْمَالُ وَالْبَنُونَ زِينَةُ الْحَيَاةِ الدُّنْيَا ۖ وَالْبَاقِيَاتُ الصَّالِحَاتُ خَيْرٌ عِنْدَ رَبِّكَ ثَوَابًا وَخَيْرٌ أَمَلًا
Мал һәм балалар дөнья тереклегенең зиннәтләредер, әмма мәңге калачак нәрсә изге гамәлләрдер, ул изге гамәлләр Раббың хозурында дөнья малыннан һәм балалардан хәерлерәктер, нигъмәт йөзеннән һәм кешенең өмет иткән нәрсәсенең яхшырагыдыр.
وَيَوْمَ نُسَيِّرُ الْجِبَالَ وَتَرَى الْأَرْضَ بَارِزَةً وَحَشَرْنَاهُمْ فَلَمْ نُغَادِرْ مِنْهُمْ أَحَدًا
Кыямәт көнендә тауларны җир белән күк арасында очырып йөртербез вә син ул көндә җирне, тау, таш, урман булмаганы хәлдә ялангач күрерсең, вә ул көндә барча кешеләрне кубарырбыз, кубармыйча һичкемне калдырмабыз.
وَعُرِضُوا عَلَىٰ رَبِّكَ صَفًّا لَقَدْ جِئْتُمُونَا كَمَا خَلَقْنَاكُمْ أَوَّلَ مَرَّةٍ ۚ بَلْ زَعَمْتُمْ أَلَّنْ نَجْعَلَ لَكُمْ مَوْعِدًا
Кубарылгач, саф-саф итеп Раббыңа тапшырылырлар. Тәхкыйк хозурымызга килдегез әүвәлдә халык кылганыбыз кеби, ялангач хәлегездә, бәлки сез уйладыгыз каберләрегездән кубарырбыз дигән вәгъдәбездә тормабыз, дип.
وَوُضِعَ الْكِتَابُ فَتَرَى الْمُجْرِمِينَ مُشْفِقِينَ مِمَّا فِيهِ وَيَقُولُونَ يَا وَيْلَتَنَا مَالِ هَٰذَا الْكِتَابِ لَا يُغَادِرُ صَغِيرَةً وَلَا كَبِيرَةً إِلَّا أَحْصَاهَا ۚ وَوَجَدُوا مَا عَمِلُوا حَاضِرًا ۗ وَلَا يَظْلِمُ رَبُّكَ أَحَدًا
Ул көндә һәркемнең гамәл дәфтәре алдына куелыр вә гөнаһлы кешеләрне дәфтәрләренә язылган гөнаһларыннан куркучы күрерсең һәм әйтерләр: Безгә һәлакәтлек килде, ни булды бу дәфтәргә, гөнаһларыбызның кечкенәсен дә, зурысын да калдырмаган, мәгәр барын да санаган, язган, – дип. Вә кылган эшләренең җәзасын хәзерләнеп куелган табарлар. Раббың һичкемгә золым итмәс.

Choose other languages: