Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Isra Ayahs #103 Translated in Tatar

أَوَلَمْ يَرَوْا أَنَّ اللَّهَ الَّذِي خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ قَادِرٌ عَلَىٰ أَنْ يَخْلُقَ مِثْلَهُمْ وَجَعَلَ لَهُمْ أَجَلًا لَا رَيْبَ فِيهِ فَأَبَى الظَّالِمُونَ إِلَّا كُفُورًا
Әйә алар җирне вә күкләрне бар кыйлган Аллаһуның алар кеби кешеләрне халык кыйлырга кадир икәнен белмиләрме? Дәхи Аллаһу тәгалә аларга бер мәгълүм әҗәл вакытын куйды, кәферләр барча яхшылыктан баш тарталар, мәгәр кәфер булудан баш тартмыйлар.
قُلْ لَوْ أَنْتُمْ تَمْلِكُونَ خَزَائِنَ رَحْمَةِ رَبِّي إِذًا لَأَمْسَكْتُمْ خَشْيَةَ الْإِنْفَاقِ ۚ وَكَانَ الْإِنْسَانُ قَتُورًا
Аларга әйт: Әгәр сез Раббымның рәхмәт хәзинәләренә хуҗа булсагыз, ул байлыкның бетүеннән куркып, әлбәттә, саранлык кыйлыр идегез, тәхкыйк кеше тар күңелле, саран табигатьле булды.
وَلَقَدْ آتَيْنَا مُوسَىٰ تِسْعَ آيَاتٍ بَيِّنَاتٍ ۖ فَاسْأَلْ بَنِي إِسْرَائِيلَ إِذْ جَاءَهُمْ فَقَالَ لَهُ فِرْعَوْنُ إِنِّي لَأَظُنُّكَ يَا مُوسَىٰ مَسْحُورًا
Дөреслектә Муса г-мгә тугыз төрле могҗиза бирдек, Муса белән Фиргаун арасында булган хәлләрне Ягъкуб балаларыннан сора! Фиргаун Муса г-мгә әйтте: Ий Муса! Мин сине сихерләнгән кеше дип беләмен, – дип.
قَالَ لَقَدْ عَلِمْتَ مَا أَنْزَلَ هَٰؤُلَاءِ إِلَّا رَبُّ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ بَصَائِرَ وَإِنِّي لَأَظُنُّكَ يَا فِرْعَوْنُ مَثْبُورًا
Муса г-м Фиргаунга әйтте: Ий Фиргаун син үзең дә беләсең, минем бу могҗизаларымны, җир вә күкләр Раббысы булган Аллаһудан башка зат иңдермәде, боларның барчасын Ул үзе генә иңдерде, аны һичкем булдыра алмый. Ий Фиргаун! Мин сине хактан бик ерак һәм һәлак булачак кеше дип беләмен.
فَأَرَادَ أَنْ يَسْتَفِزَّهُمْ مِنَ الْأَرْضِ فَأَغْرَقْنَاهُ وَمَنْ مَعَهُ جَمِيعًا
Фиргаун Муса г-мне вә Ягькуб балаларын Мысыр җиреннән куып җибәрергә теләде, Без аны һәм дә аның белән бергә булганнарны һәммәсен суга батырып һәлак иттек.

Choose other languages: