Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Hajj Ayahs #72 Translated in Tatar

وَإِنْ جَادَلُوكَ فَقُلِ اللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا تَعْمَلُونَ
Әгәр Аллаһуга итагать итмәүчеләр дин эшләрендә синең белән тартышсалар, аларга әйт: Аллаһ сезнең кылган эшләрегезне беләдер.
اللَّهُ يَحْكُمُ بَيْنَكُمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ فِيمَا كُنْتُمْ فِيهِ تَخْتَلِفُونَ
Кыямәт көнендә Аллаһ арагызда хөкем итәр хакны инкяр итеп тартышкан эшләрегез хакында.
أَلَمْ تَعْلَمْ أَنَّ اللَّهَ يَعْلَمُ مَا فِي السَّمَاءِ وَالْأَرْضِ ۗ إِنَّ ذَٰلِكَ فِي كِتَابٍ ۚ إِنَّ ذَٰلِكَ عَلَى اللَّهِ يَسِيرٌ
Әйә белмәдеңме Аллаһуның җирдәге вә күкләрдәге нәрсәләрне белгәнлеген? Алар барчасы Ләүхүл-мәхфуздагы китапта язылмыш, сезне хөкем итмәк вә һәрнәрсәне белмәк Аллаһуга җиңелдер.
وَيَعْبُدُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ مَا لَمْ يُنَزِّلْ بِهِ سُلْطَانًا وَمَا لَيْسَ لَهُمْ بِهِ عِلْمٌ ۗ وَمَا لِلظَّالِمِينَ مِنْ نَصِيرٍ
Мөшрикләр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылалар, ләкин аларның бу эшләрен дөресләп Аллаһудан дәлил иңдерелмәде, үзләренең дә бу хакта белемнәре юк. Ягъни һичнәрсә аңламаганлыктан мәхлукка гыйбадәт кылалар. Мөшрик залимнәргә Аллаһ ґәзабыннан котылырга ярдәмче булмас.
وَإِذَا تُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ آيَاتُنَا بَيِّنَاتٍ تَعْرِفُ فِي وُجُوهِ الَّذِينَ كَفَرُوا الْمُنْكَرَ ۖ يَكَادُونَ يَسْطُونَ بِالَّذِينَ يَتْلُونَ عَلَيْهِمْ آيَاتِنَا ۗ قُلْ أَفَأُنَبِّئُكُمْ بِشَرٍّ مِنْ ذَٰلِكُمُ ۗ النَّارُ وَعَدَهَا اللَّهُ الَّذِينَ كَفَرُوا ۖ وَبِئْسَ الْمَصِيرُ
Әгәр аларга ачык аңлатучы аятьләребез укылса, кәферләрнең йөзләрендә инкяр итү вә яратмау галәмәтләрен табарсың, аятьләребезне укучыларга ачуланып, аларның өсләренә сикерергә якын калдылар. Әйт: Сезнең ошбу авызлыгыгыздан да явызырак нәрсәдән хәбәр биримме? Ул җәһәннәм утыдыр, Аллаһ аны кәферләргә вәгъдә итте, ул нинди яман кайтачак урындыр.

Choose other languages: