Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #97 Translated in Tatar

وَإِذْ أَخَذْنَا مِيثَاقَكُمْ وَرَفَعْنَا فَوْقَكُمُ الطُّورَ خُذُوا مَا آتَيْنَاكُمْ بِقُوَّةٍ وَاسْمَعُوا ۖ قَالُوا سَمِعْنَا وَعَصَيْنَا وَأُشْرِبُوا فِي قُلُوبِهِمُ الْعِجْلَ بِكُفْرِهِمْ ۚ قُلْ بِئْسَمَا يَأْمُرُكُمْ بِهِ إِيمَانُكُمْ إِنْ كُنْتُمْ مُؤْمِنِينَ
Бабаларыгыздан Тәүрат белән гамәл кылырга ґәһед алган вакытыбызны да хәтерләгез! Өстегезгә Тур тавын күтәреп, үзегезгә бирелгән Тәүратны алыгыз һәм аның белән ныклап гамәл кылыгыз, вә Тәүраттагы Аллаһ хөкемнәрен ишетеп, кабул итегез, дидек. Яһүдләр: Ишеттек әммә ишеткән белән гамәл кылмыйча Аллаһуга гасый булдык, – диделәр. Янә аларның күңелләренә бозау мәхәббәте сеңеште, көферлекләренә җәза өчен, ягъни Аллаһудан ґәзаб алыр өчен, бозауга табындылар. Әгәр мөэмин булсагыз, нинди яман иманыгыз, бу яман иманыгыз сезне Аллаһуга итәгать итмәскә, вә бозауга табынырга боерадыр. Әгәр иманыгыз хак булса, бу кабәхәт эшне эшләмәгән булыр идегез, – дип әйт аларга.
قُلْ إِنْ كَانَتْ لَكُمُ الدَّارُ الْآخِرَةُ عِنْدَ اللَّهِ خَالِصَةً مِنْ دُونِ النَّاسِ فَتَمَنَّوُا الْمَوْتَ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Әйт: Әгәр җәннәт ялгыз сезгә генә тиешле булса, Аллаһ каршында, Аллаһудан үлем сорагыз! Сүзегез вә эшегез дөрес булса.
وَلَنْ يَتَمَنَّوْهُ أَبَدًا بِمَا قَدَّمَتْ أَيْدِيهِمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ بِالظَّالِمِينَ
Әлбәттә, алар эшләгән явыз эшләренең газабыннан куркып, Аллаһудан үлемне мәңге сорамаслар. Аллаһ залимнәрнең эшен бик яхшы белә.
وَلَتَجِدَنَّهُمْ أَحْرَصَ النَّاسِ عَلَىٰ حَيَاةٍ وَمِنَ الَّذِينَ أَشْرَكُوا ۚ يَوَدُّ أَحَدُهُمْ لَوْ يُعَمَّرُ أَلْفَ سَنَةٍ وَمَا هُوَ بِمُزَحْزِحِهِ مِنَ الْعَذَابِ أَنْ يُعَمَّرَ ۗ وَاللَّهُ بَصِيرٌ بِمَا يَعْمَلُونَ
Ий Мухәммәд г-м, дөнья тереклегенә кешеләрнең комсызрагын, әлбәттә, яһүдләрне табарсың, һәм мөшриклектә аларны катырак мөшрик табарсың. Бер яһүд дөньяда мең ел яшәүне телидер. Ләкин ул яһүдиең дөньяда мең ел яшәве Аллаһ газабыннан аны ерак кылучы түгелдер. Аллаһ аларның кылган эшләрен күрүче.
قُلْ مَنْ كَانَ عَدُوًّا لِجِبْرِيلَ فَإِنَّهُ نَزَّلَهُ عَلَىٰ قَلْبِكَ بِإِذْنِ اللَّهِ مُصَدِّقًا لِمَا بَيْنَ يَدَيْهِ وَهُدًى وَبُشْرَىٰ لِلْمُؤْمِنِينَ
Ий Мухәммәд г-м әйт: Кем Җәбраил фәрештәгә дошман булса, ул Аллаһу тәгаләгә дә дошмандыр. Җәбраил Коръәнне Аллаһ әмере белән синең күңелеңә иңдерде. Коръән Тәүрат вә Инҗилнең хаклыгын тәсдыйклаучы һәм туры юлга күндерүче, вә мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы. (Ґүмәр разыяллаһу ґәнһу, яһүдләрдән: Ник Мухәммәдкә ышанмыйсыз? – дип сорады. Алар: Без Җәбраилгә дошманбыз, Мухәммәдкә вәхийны ул алып килде, шуның өчен Мухәммәдкә ышанмыйбыз, – диделәр.

Choose other languages: