Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #218 Translated in Tatar

أَمْ حَسِبْتُمْ أَنْ تَدْخُلُوا الْجَنَّةَ وَلَمَّا يَأْتِكُمْ مَثَلُ الَّذِينَ خَلَوْا مِنْ قَبْلِكُمْ ۖ مَسَّتْهُمُ الْبَأْسَاءُ وَالضَّرَّاءُ وَزُلْزِلُوا حَتَّىٰ يَقُولَ الرَّسُولُ وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَهُ مَتَىٰ نَصْرُ اللَّهِ ۗ أَلَا إِنَّ نَصْرَ اللَّهِ قَرِيبٌ
Ий сез мөэминнәр! Аз гына гамәл белән, җиңел генә җәннәткә керергә исәплисезме? Сездән әүвәлге кавемнәргә килгән авырлыклар әле сезгә килгәне юк. Аларны ачлык, сырхау, бәлә-казалар һәм сугыш авырлыклары тотты, хәтта көчләре бетте, пәйгамбәр һәм аңа ияргән мөэминнәр әйттеләр: Аллаһуның ярдәме безгә кайчан булыр икән, – дип. Аң булыгыз! Төрле авырлыкка чыдап һидәяттә нык торган мөэминнәргә Аллаһуның ярдәме, әлбәттә, бик якын.
يَسْأَلُونَكَ مَاذَا يُنْفِقُونَ ۖ قُلْ مَا أَنْفَقْتُمْ مِنْ خَيْرٍ فَلِلْوَالِدَيْنِ وَالْأَقْرَبِينَ وَالْيَتَامَىٰ وَالْمَسَاكِينِ وَابْنِ السَّبِيلِ ۗ وَمَا تَفْعَلُوا مِنْ خَيْرٍ فَإِنَّ اللَّهَ بِهِ عَلِيمٌ
Аллаһ ризалыгы өчен бирә торган садакалар хакында синнән сорашалар. Син аларга әйт: Яхшы нәрсәләрегездән ата-аналарыгызга, якын кардәшләрегезгә, ятимнәргә, мескеннәргә һәм мөсафирләргә бирегез, – дип.
كُتِبَ عَلَيْكُمُ الْقِتَالُ وَهُوَ كُرْهٌ لَكُمْ ۖ وَعَسَىٰ أَنْ تَكْرَهُوا شَيْئًا وَهُوَ خَيْرٌ لَكُمْ ۖ وَعَسَىٰ أَنْ تُحِبُّوا شَيْئًا وَهُوَ شَرٌّ لَكُمْ ۗ وَاللَّهُ يَعْلَمُ وَأَنْتُمْ لَا تَعْلَمُونَ
Ий мөэминнәр! Үзегезне һәм динегезне саклау өчен кәферләрнең һөҗүменә каршы сугышу сезгә фарыз ителде. Ләкин үзегез өчен файдалы сугыш сезгә яман күренде, янә үзегез өчен изге булган нәрсәләрнең сезгә яман булып күренүе бик якын һәм үзегез өчен зарарлы булган нәрсәләрнең, сөекле булып күренүе бик якын. Сезгә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнлекне Аллаһ белә, әммә сез белмисез.
يَسْأَلُونَكَ عَنِ الشَّهْرِ الْحَرَامِ قِتَالٍ فِيهِ ۖ قُلْ قِتَالٌ فِيهِ كَبِيرٌ ۖ وَصَدٌّ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ وَكُفْرٌ بِهِ وَالْمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَإِخْرَاجُ أَهْلِهِ مِنْهُ أَكْبَرُ عِنْدَ اللَّهِ ۚ وَالْفِتْنَةُ أَكْبَرُ مِنَ الْقَتْلِ ۗ وَلَا يَزَالُونَ يُقَاتِلُونَكُمْ حَتَّىٰ يَرُدُّوكُمْ عَنْ دِينِكُمْ إِنِ اسْتَطَاعُوا ۚ وَمَنْ يَرْتَدِدْ مِنْكُمْ عَنْ دِينِهِ فَيَمُتْ وَهُوَ كَافِرٌ فَأُولَٰئِكَ حَبِطَتْ أَعْمَالُهُمْ فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ ۖ وَأُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Сугышу хәрам булган айда сугышуның хөкемнәрен синнән сорыйлар. (Мөшрикләрнең кәрванчылары белән сахәбәләр арасында кечкенә сугыш булды, рәҗаб ае иде.) Хәрам булган айда сугышу – зур гөнаһ, дип әйт! Әмма кешеләрне Аллаһ юлыннан тыю, Аллаһуга яки Аның, китабына ышанмау, мәсҗид Хәрамда намаз укудан тыю яки мөселманнарны аннан куып чыгару, бу эшләр Аллаһу каршында тагын да зуррак гөнаһдыр. Кешеләр арасына фетнә салу үтерүдән дә гөнаһ һәм зарары олуграктыр. Мөшрикләр, туктамыйча, сезнең белән һаман сугышырлар, хәтта сезне хак динегездән чыгарып мөшриклеккә кайтарганнарына чаклы, әгәр көчләре җитсә. Сезләрдән берәү, Коръән юлын ташлап, бидеґәт гамәлләрдән төзелгән батыл дингә кайтса, һәм Коръән юлына кермичә кәфер хәлендә үлсә, аның дөньяда һәм ахирәттә бөтен гамәлләре юкка чыгар. Андый кешеләр ут әһелләре, алар җәһәннәмдә мәңге калырлар.
إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَالَّذِينَ هَاجَرُوا وَجَاهَدُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ أُولَٰئِكَ يَرْجُونَ رَحْمَتَ اللَّهِ ۚ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Дөреслектә, иман китергән хак мөэминнәр ислам динен куәтләр өчен Коръән белән гамәл кыйлучы хак мөселманнар янына күчеп киттеләр һәм ислам динен яклап көферләргә каршы сугыштылар, алар бу эшләрне Аллаһуның рәхмәтен өмет итеп эшләделәр. Аллаһ әнә шундый мөэминнәрне ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы.

Choose other languages: