Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #202 Translated in Tatar

لَيْسَ عَلَيْكُمْ جُنَاحٌ أَنْ تَبْتَغُوا فَضْلًا مِنْ رَبِّكُمْ ۚ فَإِذَا أَفَضْتُمْ مِنْ عَرَفَاتٍ فَاذْكُرُوا اللَّهَ عِنْدَ الْمَشْعَرِ الْحَرَامِ ۖ وَاذْكُرُوهُ كَمَا هَدَاكُمْ وَإِنْ كُنْتُمْ مِنْ قَبْلِهِ لَمِنَ الضَّالِّينَ
Хаҗ вакытында Раббыгызның фазълы рәхмәтеннән сәүдә белән мал кәсеп итүегездә гөнаһ юктыр. Ґәрәфәт тавыннан Минәгә кайтканда Миздәләфәдә тукталып Аллаһуны зекер итегез! Аллаһуны зекер итегез сезне туры юлга күндергәне өчен, әүвәлдә адашуда булган булсагыз да.
ثُمَّ أَفِيضُوا مِنْ حَيْثُ أَفَاضَ النَّاسُ وَاسْتَغْفِرُوا اللَّهَ ۚ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Аннары кешеләр кайткан юл белән кайтыгыз, ягъни Ґәрәфәттән Миздәләфәгә, аннан Минәгә, Минәдән Мәккәгә кайтыгыз! Күрсәтелгән урыннарда Аллаһуны зекер итеп, намаз укып, гафу сорагыз! Аллаһ әлбәттә гафу итүче, рәхимле.
فَإِذَا قَضَيْتُمْ مَنَاسِكَكُمْ فَاذْكُرُوا اللَّهَ كَذِكْرِكُمْ آبَاءَكُمْ أَوْ أَشَدَّ ذِكْرًا ۗ فَمِنَ النَّاسِ مَنْ يَقُولُ رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا وَمَا لَهُ فِي الْآخِرَةِ مِنْ خَلَاقٍ
Хаҗ гамәлләрегезне тәмам иткәч, Аллаһуны зекер итегез аталарыгызны зекер иткән кеби, яки Аллаһуны катырак зекер итегез! Кешеләрдән берәү әйтәдер: Ий Раббыбыз! Безгә дөньяда теләгәнебезне бир, – дип. Аллаһуга ышанса да дөньяны гына кәсеп итеп һәм Аллаһудан дөньяны гына сорап ахирәтне оныталар. Аңа ахирәттә ґәзабтан башка һичнәрсә
وَمِنْهُمْ مَنْ يَقُولُ رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ
Янә алардан бар дөньяны хәләл юл белән, ахирәтне хак юл белән кәсеп итеп: Ий Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла, – диючеләр.
أُولَٰئِكَ لَهُمْ نَصِيبٌ مِمَّا كَسَبُوا ۚ وَاللَّهُ سَرِيعُ الْحِسَابِ
Бу кешеләргә дөньяда һәм ахирәттә Аллаһудан өлеш булыр эшләгән эшләре һәм кылган гамәлләре хәтле, кәсепләреннән артык бирелмәс. Аллаһ тизлек белән кешеләрнең кәсепләрен хисаплап тиешле җәзаны билгеләүче. (Имансыз динсезләр, дөнья кирәге өчен Аллаһуны телләренә алалар: Ий Раббым! бәлә-казадан сакла, эшемне уңышлы кыл, – диләр. Әмма үзләре Аллаһуга баш ияргә һәм дингә керергә теләмиләр.

Choose other languages: