Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #200 Translated in Tatar

وَأَتِمُّوا الْحَجَّ وَالْعُمْرَةَ لِلَّهِ ۚ فَإِنْ أُحْصِرْتُمْ فَمَا اسْتَيْسَرَ مِنَ الْهَدْيِ ۖ وَلَا تَحْلِقُوا رُءُوسَكُمْ حَتَّىٰ يَبْلُغَ الْهَدْيُ مَحِلَّهُ ۚ فَمَنْ كَانَ مِنْكُمْ مَرِيضًا أَوْ بِهِ أَذًى مِنْ رَأْسِهِ فَفِدْيَةٌ مِنْ صِيَامٍ أَوْ صَدَقَةٍ أَوْ نُسُكٍ ۚ فَإِذَا أَمِنْتُمْ فَمَنْ تَمَتَّعَ بِالْعُمْرَةِ إِلَى الْحَجِّ فَمَا اسْتَيْسَرَ مِنَ الْهَدْيِ ۚ فَمَنْ لَمْ يَجِدْ فَصِيَامُ ثَلَاثَةِ أَيَّامٍ فِي الْحَجِّ وَسَبْعَةٍ إِذَا رَجَعْتُمْ ۗ تِلْكَ عَشَرَةٌ كَامِلَةٌ ۗ ذَٰلِكَ لِمَنْ لَمْ يَكُنْ أَهْلُهُ حَاضِرِي الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ
Фарыз һәм нәфел хаҗны үтәргә ниятләсәгез, икесен дә Аллаһ ризалыгы өчен шартларын җиткереп үтәгез! Хаҗ сәфәренә чыккач чирләп яки башка гозер белән Мәккә шәһәренә барып җитә аямасагыз, кулыгыздагы корбанлыкны хаҗиләргә биреп җибәрегез, корбанлыклар бугазланачак көнне сезнең өчен бугазларлар. Хаҗиләр артыннан җибәргән корбанлыгыгыз урынына җитеп бугазланмыйча башларыгыздан чәчләрегезне алмагыз, корбанлыкларыгыз бугазлангач чәчләрегезне алу рөхсәт. Хаҗ гамәлләрен үтәгәндә сездән берегез сырхау булса яки башында рәнҗү булса, йә бетләсә – ул вакытта хаҗ гамәлләре тәмам булмаса да, чәчен алдырыр, ләкин вакытсыз чәчен алдырганы өчен фидия лязем булыр: садака бирү яки рузә тоту йә корбан чалу. Сырхаудан һәм башка гозерләрдән имин булган хәлдә фарыз хаҗга чаклы нәфел хаҗ гомрәне үтәп ихрамнан чыкса, аңа корбан бугазлау лязем булыр. Әгәр корбанлык тапмаса, хаҗ гамәлләрен үтәгән көннәрдә өч көн рузә тотмак, өйгә кайткач янә җиде көн тотмак лязем булыр. Барчасы бергә ун көн. Югарыда күрсәтелгән хөкемнәр өй җәмәгате мәсҗид Хәрамда булмаган хаҗиләр өчен. Аллаһудан куркыгыз, хаҗ тәртипләрен бозудан сакланыгыз! Вә яхшы белегез: Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучы!
الْحَجُّ أَشْهُرٌ مَعْلُومَاتٌ ۚ فَمَنْ فَرَضَ فِيهِنَّ الْحَجَّ فَلَا رَفَثَ وَلَا فُسُوقَ وَلَا جِدَالَ فِي الْحَجِّ ۗ وَمَا تَفْعَلُوا مِنْ خَيْرٍ يَعْلَمْهُ اللَّهُ ۗ وَتَزَوَّدُوا فَإِنَّ خَيْرَ الزَّادِ التَّقْوَىٰ ۚ وَاتَّقُونِ يَا أُولِي الْأَلْبَابِ
Хаҗ кылу мәгълүм булган айлар, ягъни Шәүвәл, Зүлкагьдә, һәм Зүлхиҗҗәнең ахыргы ун көннәре. Берәү хаҗ кылырга ниятләп ихрам багласа, хаҗ гамәлләре тәмам булганчы якынлык кылу, шәригатькә хыйлаф булган эшләрне эшләү һәм юлдашлар белән низаглашу һич дөрес булмый. Әгәр Аллаһуга итагать итеп изге эшләр эшләсәгез, Аллаһ ул эшләрегезне беләдер. Хаҗ сәфәренә чыкканда әйләнеп кайтырга җитәрлек мал белән юлга чыгыгыз! Ий гакыл ияләре Миннән куркыгыз!
لَيْسَ عَلَيْكُمْ جُنَاحٌ أَنْ تَبْتَغُوا فَضْلًا مِنْ رَبِّكُمْ ۚ فَإِذَا أَفَضْتُمْ مِنْ عَرَفَاتٍ فَاذْكُرُوا اللَّهَ عِنْدَ الْمَشْعَرِ الْحَرَامِ ۖ وَاذْكُرُوهُ كَمَا هَدَاكُمْ وَإِنْ كُنْتُمْ مِنْ قَبْلِهِ لَمِنَ الضَّالِّينَ
Хаҗ вакытында Раббыгызның фазълы рәхмәтеннән сәүдә белән мал кәсеп итүегездә гөнаһ юктыр. Ґәрәфәт тавыннан Минәгә кайтканда Миздәләфәдә тукталып Аллаһуны зекер итегез! Аллаһуны зекер итегез сезне туры юлга күндергәне өчен, әүвәлдә адашуда булган булсагыз да.
ثُمَّ أَفِيضُوا مِنْ حَيْثُ أَفَاضَ النَّاسُ وَاسْتَغْفِرُوا اللَّهَ ۚ إِنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Аннары кешеләр кайткан юл белән кайтыгыз, ягъни Ґәрәфәттән Миздәләфәгә, аннан Минәгә, Минәдән Мәккәгә кайтыгыз! Күрсәтелгән урыннарда Аллаһуны зекер итеп, намаз укып, гафу сорагыз! Аллаһ әлбәттә гафу итүче, рәхимле.
فَإِذَا قَضَيْتُمْ مَنَاسِكَكُمْ فَاذْكُرُوا اللَّهَ كَذِكْرِكُمْ آبَاءَكُمْ أَوْ أَشَدَّ ذِكْرًا ۗ فَمِنَ النَّاسِ مَنْ يَقُولُ رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا وَمَا لَهُ فِي الْآخِرَةِ مِنْ خَلَاقٍ
Хаҗ гамәлләрегезне тәмам иткәч, Аллаһуны зекер итегез аталарыгызны зекер иткән кеби, яки Аллаһуны катырак зекер итегез! Кешеләрдән берәү әйтәдер: Ий Раббыбыз! Безгә дөньяда теләгәнебезне бир, – дип. Аллаһуга ышанса да дөньяны гына кәсеп итеп һәм Аллаһудан дөньяны гына сорап ахирәтне оныталар. Аңа ахирәттә ґәзабтан башка һичнәрсә

Choose other languages: