Download Mobile App:

Surah Al-Baqara Ayah #189 Translated in Tatar

يَسْأَلُونَكَ عَنِ الْأَهِلَّةِ ۖ قُلْ هِيَ مَوَاقِيتُ لِلنَّاسِ وَالْحَجِّ ۗ وَلَيْسَ الْبِرُّ بِأَنْ تَأْتُوا الْبُيُوتَ مِنْ ظُهُورِهَا وَلَٰكِنَّ الْبِرَّ مَنِ اتَّقَىٰ ۗ وَأْتُوا الْبُيُوتَ مِنْ أَبْوَابِهَا ۚ وَاتَّقُوا اللَّهَ لَعَلَّكُمْ تُفْلِحُونَ
Ий Мухәммәд г-м! Синнән ай хәлен сорашалар. Ул ай – кешеләр өчен вакытларны күрсәтә торган һәм хаҗ аен, хаҗ көннәрен белдерә торган әсбаб, диген. (Мөшрикләр хаҗ көннәрендә башны кояштан яшерергә ярамый дип, өйләренең кыегын һәм түшәмен алып, өйләренә өстән төшеп йөргәннәр. Мөселманнарда бу эшне эшләмәсеннәр өчен Аллаһ түбәндәге аятьне иңдерде). Өйләрегезгә түшәмнәрен алып керүегез изгелек түгел, ләкин изгелек, Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланудыр. Шулай булгач, өйләрегезгә ишекләреннән керегез! Шаять, өстенлек табарсыз.