Surah Al-Baqara Ayahs #178 Translated in Tatar
إِنَّ الَّذِينَ يَكْتُمُونَ مَا أَنْزَلَ اللَّهُ مِنَ الْكِتَابِ وَيَشْتَرُونَ بِهِ ثَمَنًا قَلِيلًا ۙ أُولَٰئِكَ مَا يَأْكُلُونَ فِي بُطُونِهِمْ إِلَّا النَّارَ وَلَا يُكَلِّمُهُمُ اللَّهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ وَلَا يُزَكِّيهِمْ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Шиксез, залим галимнәр Аллаһу иңдергән Коръән хөкемнәрен надан мөселманнардан яшерәләр һәм Аллаһ хөкемнәрен бетәчәк дөньяның аз малына саталар. Ягъни, бидеґәт гамәлләр белән мөселманнарны алдыйлар һәм ашларын ашап, акчаларын алалар. Әнә шул аш ашар, акча алыр өчен Коръән хөкемнәрен яшерүче, үзгәртүче залимнәр ахирәттә һич файдалы ризык ашамаслар, мәгәр карыннарына ут ашарлар, ул көндә Аллаһ алар белән сөйләшмәс һәм аларны гөнаһларыннан пакьламас һәм аларга рәнҗешүче каты ґәзаб булыр.
أُولَٰئِكَ الَّذِينَ اشْتَرَوُا الضَّلَالَةَ بِالْهُدَىٰ وَالْعَذَابَ بِالْمَغْفِرَةِ ۚ فَمَا أَصْبَرَهُمْ عَلَى النَّارِ
Алар мөселман булып Аллаһ хөкемнәрен белгәннән соң, үзләре дә гамәл кылмыйча, башкаларга да ирек бирмичә, һидәятне биреп, адашуны, Аллаһуның ярлыкавын биреп, газабын алдылар. Аларны нәрсә мәҗбүр итте ут газабына чыдарга? Ягъни, дөньяда вакытта Коръән белән гамәл кылырга чыдамыйлар, ахирәттә ут ґәзабына ничек чыдарлар?
ذَٰلِكَ بِأَنَّ اللَّهَ نَزَّلَ الْكِتَابَ بِالْحَقِّ ۗ وَإِنَّ الَّذِينَ اخْتَلَفُوا فِي الْكِتَابِ لَفِي شِقَاقٍ بَعِيدٍ
Бу кешеләргә ут ґәзабы тиешле булды, Аллаһу тәгалә җәһәннәм газабыннан котылырга һәм җәннәткә керергә юл күрсәтеп, хаклык белән Коръән иңдергәннән соң Коръән белән гамәл кыйлмаганнары һәм Коръән күрсәткән юлдан бармаганнары өчендер. Коръән хөкемнәренә хыйлафлык кыйлучылар шиксез һидәяттән мәхрүм булып, туры юлдан бик ерак, бик тирән адашмактадыр.
لَيْسَ الْبِرَّ أَنْ تُوَلُّوا وُجُوهَكُمْ قِبَلَ الْمَشْرِقِ وَالْمَغْرِبِ وَلَٰكِنَّ الْبِرَّ مَنْ آمَنَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ وَالْمَلَائِكَةِ وَالْكِتَابِ وَالنَّبِيِّينَ وَآتَى الْمَالَ عَلَىٰ حُبِّهِ ذَوِي الْقُرْبَىٰ وَالْيَتَامَىٰ وَالْمَسَاكِينَ وَابْنَ السَّبِيلِ وَالسَّائِلِينَ وَفِي الرِّقَابِ وَأَقَامَ الصَّلَاةَ وَآتَى الزَّكَاةَ وَالْمُوفُونَ بِعَهْدِهِمْ إِذَا عَاهَدُوا ۖ وَالصَّابِرِينَ فِي الْبَأْسَاءِ وَالضَّرَّاءِ وَحِينَ الْبَأْسِ ۗ أُولَٰئِكَ الَّذِينَ صَدَقُوا ۖ وَأُولَٰئِكَ هُمُ الْمُتَّقُونَ
Ий мөшрикләр, кояш чыга торган якка һәм кояш бата торган якка юнәлеп табынуларыгыз Аллаһу хозурында изгелек түгел. Ләкин берәү Аллаһуга, ахирәт көненә, фәрештәләргә, китапларга һәм пәйгамбәрләргә иман китереп үзенә кадерле малыннан мөхтәҗ булган якын кардәшләренә, ятимнәргә, мескеннәргә, мөсафирләргә, мөхтәҗлектән ярдәм сораучыларга һәм колларны азат итү юлына садакалар бирсә шулай ук зәкәт, гошер садакаларын бирсә, намазларын вакытында үтәсә, янә Аллаһуга биргән ґәһден, кешеләргә биргән вәгъдәсен үтәсә, янә ярлы вакытта нинди булса да бәлә-каза ирешкәндә, ачлык яки сугыш килгәндә сабыр итсә Аллаһуга чыдамлылык күрсәтсә, әнә шул эшләр изгелекләр. Шул эшләрне эшләүче мөэминнәр иманда һәм диндә дөрес эш кыйлучылар һәм алар Аллаһудан куркучы тәкъва кешеләрдер.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الْقِصَاصُ فِي الْقَتْلَى ۖ الْحُرُّ بِالْحُرِّ وَالْعَبْدُ بِالْعَبْدِ وَالْأُنْثَىٰ بِالْأُنْثَىٰ ۚ فَمَنْ عُفِيَ لَهُ مِنْ أَخِيهِ شَيْءٌ فَاتِّبَاعٌ بِالْمَعْرُوفِ وَأَدَاءٌ إِلَيْهِ بِإِحْسَانٍ ۗ ذَٰلِكَ تَخْفِيفٌ مِنْ رَبِّكُمْ وَرَحْمَةٌ ۗ فَمَنِ اعْتَدَىٰ بَعْدَ ذَٰلِكَ فَلَهُ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Ий мөэминнәр үтерелмеш кеше хакына сезгә касас фарыз ителде: азат кеше үтерелсә аның урынына үтерүчеләр ягыннан бер азат кеше үтерелер, кол үтерелсә урынына кол үтерелер, хатын үтерелсә урынына хатын үтерелер. Әгәр үтерүче кеше, үтерелгән кешенең якыннары тарафыннан ихтыяры гафу ителеп үлем җәзасыннан коткарылса, үтерүче кешедә изгелеккә каршы изгелек итсен! Ягъни үзе үтергән кешенең якыннарына үз ихтыяры белән кан хакын түләсен. Кан хакын түләү бәрабәренә гафу ителү хөкеме Раббыгыздан сезгә җиңеллек һәм рәхмәтдер. Әгәр берәү бу гадел хөкемнән соң чиктән үтеп золым кыйлса ягъни үтерүчене гафу итеп кан хакын түләткәннән соң үтерсә, яки үтерүче кеше гафу ителгәннән соң кан хакын түләмәсә, ул кешегә ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булыр.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
