Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #91 Translated in Tatar

وَإِنْ كَانَ طَائِفَةٌ مِنْكُمْ آمَنُوا بِالَّذِي أُرْسِلْتُ بِهِ وَطَائِفَةٌ لَمْ يُؤْمِنُوا فَاصْبِرُوا حَتَّىٰ يَحْكُمَ اللَّهُ بَيْنَنَا ۚ وَهُوَ خَيْرُ الْحَاكِمِينَ
Шөґәеб әйтте: Сезләрдән мин китергән Аллаһ хөкемнәренә ышанучы таифә вә ышанмаучы таифә булса, сез, ышанучылар, сабыр итеп түзегез, хәтта Аллаһ арабызда хөкем иткәнгәчә! Ул хакимнәрнең иң хәерлесе.
قَالَ الْمَلَأُ الَّذِينَ اسْتَكْبَرُوا مِنْ قَوْمِهِ لَنُخْرِجَنَّكَ يَا شُعَيْبُ وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَكَ مِنْ قَرْيَتِنَا أَوْ لَتَعُودُنَّ فِي مِلَّتِنَا ۚ قَالَ أَوَلَوْ كُنَّا كَارِهِينَ
Шөґәеб кауменнән ышанмаучы тәкәбберләре әйтте: Ий Шөґәеб үзеңне вә сиңа ияреп иман китергәннәрне шәһәребездән чыгарырбыз, яки безнең динебезгә кайтарылырсыз, – дип. Шөґәеб әйтте: Без сезнең динегезне яратмасак та батыл динегезгә безне көчләп кайтарырсызмы? Юк кайтара алмассыз, – дип.
قَدِ افْتَرَيْنَا عَلَى اللَّهِ كَذِبًا إِنْ عُدْنَا فِي مِلَّتِكُمْ بَعْدَ إِذْ نَجَّانَا اللَّهُ مِنْهَا ۚ وَمَا يَكُونُ لَنَا أَنْ نَعُودَ فِيهَا إِلَّا أَنْ يَشَاءَ اللَّهُ رَبُّنَا ۚ وَسِعَ رَبُّنَا كُلَّ شَيْءٍ عِلْمًا ۚ عَلَى اللَّهِ تَوَكَّلْنَا ۚ رَبَّنَا افْتَحْ بَيْنَنَا وَبَيْنَ قَوْمِنَا بِالْحَقِّ وَأَنْتَ خَيْرُ الْفَاتِحِينَ
Шөґәеб әйтте: Аллаһ, үзенең рәхмәте белән безне сезнең батыл динегездән коткарганы соңында янә шул батыл дингә кайтыйкмы? Әгәр сезнең батыл динегезгә кире кайтсак, Аллаһуга әллә ниләрне ифтира кылган булырбыз, безгә сезнең батыл динегезгә кайтмак һич тә дөрес булмас, мәгәр тәрбиячебез – Аллаһ теләсә генә, ләкин батыл дингә кайтуны Аллаһ, әлбәттә, теләми. Аллаһу тәгалә һәрнәрсәне белеме белән чорнап алды, без Аллаһуга тәвәккәл кылдык, сездән курыкмыйбыз. Ий Раббыбыз! Безнең белән кәйбер каумебез арасында булган хәлне хаклык белән хөкем ит! Син, әлбәттә, эшне ачыклаучыларның хәерлесесең.
وَقَالَ الْمَلَأُ الَّذِينَ كَفَرُوا مِنْ قَوْمِهِ لَئِنِ اتَّبَعْتُمْ شُعَيْبًا إِنَّكُمْ إِذًا لَخَاسِرُونَ
Шөґәеб кауменнән олугъ кәферләре әйттеләр: Әгәр Шөґәебкә иярсәгез тәхкыйк шул сәгатьтә үк һәлак булырсыз, – дип. Ягъни ислам диненә керүдән үз каумнәрен үлем җәзасы белән куркытып тыйдылар.
فَأَخَذَتْهُمُ الرَّجْفَةُ فَأَصْبَحُوا فِي دَارِهِمْ جَاثِمِينَ
Ул кәферләрнең башына зилзилә купты вә өйләреннән дә чыга алмыйча бөгелеп төшеп һәлак булдылар.

Choose other languages: