Surah Al-Araf Ayahs #128 Translated in Tatar
لَأُقَطِّعَنَّ أَيْدِيَكُمْ وَأَرْجُلَكُمْ مِنْ خِلَافٍ ثُمَّ لَأُصَلِّبَنَّكُمْ أَجْمَعِينَ
Әлбәттә, мин сезнең уң кул вә сул аякларыгызны, яки сул кул вә уң аякларыгызны кисәрмен, соңра барчагызны асармын.
قَالُوا إِنَّا إِلَىٰ رَبِّنَا مُنْقَلِبُونَ
Сихерчеләр әйттеләр: Ассаң – асарсың, Аллаһуга кайтабыз, синең асуыңнан курыкмыйбыз.
وَمَا تَنْقِمُ مِنَّا إِلَّا أَنْ آمَنَّا بِآيَاتِ رَبِّنَا لَمَّا جَاءَتْنَا ۚ رَبَّنَا أَفْرِغْ عَلَيْنَا صَبْرًا وَتَوَفَّنَا مُسْلِمِينَ
Ий Фиргаун! Син безне шелтә кылмыйсың, башка нәрсә өчен мәгәр шелтә кылсаң Раббыбыздан килгән аятьләргә иман китергәнебез өчен генә. Ий Раббыбыз! Фиргаун кылган ґәзабка чыдарга безгә сабырлык бир һәм безне мөселман булган хәлебездә үтер! (Фиргаун, иман китергән сихерчеләрне әйткәнчә ґәзаблап үтерде. Карагыз! Иманнары нинди көчле булган Фиргаунның ґәзаблап үтерүеннән һич курыкмаганнар, иманнарыннан кире дүнмәгәннәр).
وَقَالَ الْمَلَأُ مِنْ قَوْمِ فِرْعَوْنَ أَتَذَرُ مُوسَىٰ وَقَوْمَهُ لِيُفْسِدُوا فِي الْأَرْضِ وَيَذَرَكَ وَآلِهَتَكَ ۚ قَالَ سَنُقَتِّلُ أَبْنَاءَهُمْ وَنَسْتَحْيِي نِسَاءَهُمْ وَإِنَّا فَوْقَهُمْ قَاهِرُونَ
Фиргаун кауменнән олылары әйттеләр: Ий Фиргаун! Мусаны вә аның каумен җир өстендә бозыклык кылсыннар һәм сиңа вә сынымнарыңа гыйбадәт кылуны куйсыннар өчен аларны калдырасыңмы? Ягъни үтерергә кирәк, – диделәр. Фиргаун әйтте: тиздән кыз балаларын калдырып, ир балаларын үтерербез без, әлбәттә, алардан өстенбез, көчлебез, – дип.
قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ اسْتَعِينُوا بِاللَّهِ وَاصْبِرُوا ۖ إِنَّ الْأَرْضَ لِلَّهِ يُورِثُهَا مَنْ يَشَاءُ مِنْ عِبَادِهِ ۖ وَالْعَاقِبَةُ لِلْمُتَّقِينَ
Муса, үзенең кауменә әйтте: Аллаһудан ярдәм сорагыз һәм залимнәрнең золымына чыдагыз! Бит Җир Аллаһу тәгаләнеке, ул Җиргә Үзе теләгән бәндәсен хуҗа кылыр, эшнең ахырындагы шатлык вә уңыш тәкъва мөэминнәргә.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
