Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #104 Translated in Tatar

أَوَلَمْ يَهْدِ لِلَّذِينَ يَرِثُونَ الْأَرْضَ مِنْ بَعْدِ أَهْلِهَا أَنْ لَوْ نَشَاءُ أَصَبْنَاهُمْ بِذُنُوبِهِمْ ۚ وَنَطْبَعُ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ فَهُمْ لَا يَسْمَعُونَ
Халыклары һәлак булган Җиргә соңыннан хуҗа булган кешеләргә Аллаһу тәгаләнең: Әгәр теләсәк, гөнаһлары өчен һәлак итәрбез һәм күңелләрен мөһерләрбез, аннары хак сүзне ишетми торган булырлар, – дигән хәбәре килмәдеме?
تِلْكَ الْقُرَىٰ نَقُصُّ عَلَيْكَ مِنْ أَنْبَائِهَا ۚ وَلَقَدْ جَاءَتْهُمْ رُسُلُهُمْ بِالْبَيِّنَاتِ فَمَا كَانُوا لِيُؤْمِنُوا بِمَا كَذَّبُوا مِنْ قَبْلُ ۚ كَذَٰلِكَ يَطْبَعُ اللَّهُ عَلَىٰ قُلُوبِ الْكَافِرِينَ
Ий Мухәммәд г-м! Ошбу үзебез һәлак иткән шәһәр хәбәрләрен сиңа сөйлибез. Тәхкыйк рәсүлләре аларга ачык дәлилләр вә могҗизалар белән килделәр, иман китерер булмадылар әүвәлдә Аллаһ аятьләрен ялган дигәннәре өчен. Әнә шулай Аллаһ кәферләрнең күңелләрен мөһерләр, һичнәрсә аңламаслар.
وَمَا وَجَدْنَا لِأَكْثَرِهِمْ مِنْ عَهْدٍ ۖ وَإِنْ وَجَدْنَا أَكْثَرَهُمْ لَفَاسِقِينَ
Ул кәферләрнең күбрәген ґәһедле тапмадык, бәлки ґәһедсез вә вәгъдәсез таптык вә тәхкыйк аларның күбрәген камил фасыйклар таптык.
ثُمَّ بَعَثْنَا مِنْ بَعْدِهِمْ مُوسَىٰ بِآيَاتِنَا إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَمَلَئِهِ فَظَلَمُوا بِهَا ۖ فَانْظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الْمُفْسِدِينَ
Вә югарыда сөйләнгән пәйгамбәрләрдән соң Фиргаун белән аның олыларын хак дингә өндәр өчен хәзрәти Мусаны пәйгамбәр итеп җибәрдек аятьләребез вә могҗизаларыбыз белән, без җибәргән нәрсәләргә золым кылдылар. Гыйбрәт күзе илә карагыз, бозыклык кылучыларның ахыры ничек булды?
وَقَالَ مُوسَىٰ يَا فِرْعَوْنُ إِنِّي رَسُولٌ مِنْ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Муса Фиргаунга әйтте: Ий Фиргаун, мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһуның расүлемен.

Choose other languages: