Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #107 Translated in Tatar

ثُمَّ بَعَثْنَا مِنْ بَعْدِهِمْ مُوسَىٰ بِآيَاتِنَا إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَمَلَئِهِ فَظَلَمُوا بِهَا ۖ فَانْظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الْمُفْسِدِينَ
Вә югарыда сөйләнгән пәйгамбәрләрдән соң Фиргаун белән аның олыларын хак дингә өндәр өчен хәзрәти Мусаны пәйгамбәр итеп җибәрдек аятьләребез вә могҗизаларыбыз белән, без җибәргән нәрсәләргә золым кылдылар. Гыйбрәт күзе илә карагыз, бозыклык кылучыларның ахыры ничек булды?
وَقَالَ مُوسَىٰ يَا فِرْعَوْنُ إِنِّي رَسُولٌ مِنْ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Муса Фиргаунга әйтте: Ий Фиргаун, мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһуның расүлемен.
حَقِيقٌ عَلَىٰ أَنْ لَا أَقُولَ عَلَى اللَّهِ إِلَّا الْحَقَّ ۚ قَدْ جِئْتُكُمْ بِبَيِّنَةٍ مِنْ رَبِّكُمْ فَأَرْسِلْ مَعِيَ بَنِي إِسْرَائِيلَ
Аллаһуга хак булмаган сүзне миңа әйтмәү тиешле, мәгәр хак сүзне әйтү миңа ваҗебдер. Раббыгыздан мин сезгә ачык могҗизалар китердем, ий Фиргаун, минем белән Ягъкуб балаларын җибәргел! (Фиргаун, Ягькуб балаларын авыр эшләрдә эшләтеп, үзенә гыйбадәт кылдырып тота иде. Шуның өчен Муса аларны алып китәргә теләде).
قَالَ إِنْ كُنْتَ جِئْتَ بِآيَةٍ فَأْتِ بِهَا إِنْ كُنْتَ مِنَ الصَّادِقِينَ
Фиргаун әйтте: Әгәр могҗиза китергән булсаң, ул могҗизаны хәзер күрсәт, күрик, әгәр мин пәйгамбәр дигән сүзендә дөрес булсаң, – дип.
فَأَلْقَىٰ عَصَاهُ فَإِذَا هِيَ ثُعْبَانٌ مُبِينٌ
Муса таягын җиргә салды, шул вакыт таяк зур ала елан булды, барчасы качтылар. Фиргаун үтенгәч, Муса таягын тотты, янә таяк булды.

Choose other languages: