Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #50 Translated in Tatar

قُلْ أَرَأَيْتُمْ إِنْ أَخَذَ اللَّهُ سَمْعَكُمْ وَأَبْصَارَكُمْ وَخَتَمَ عَلَىٰ قُلُوبِكُمْ مَنْ إِلَٰهٌ غَيْرُ اللَّهِ يَأْتِيكُمْ بِهِ ۗ انْظُرْ كَيْفَ نُصَرِّفُ الْآيَاتِ ثُمَّ هُمْ يَصْدِفُونَ
Әйт: Ий Коръән белән гамәл кылмаучы гафилләр! Күрәсезме, фикерләп карыйсызмы? Әгәр Аллаһ колакларыгызны һәм күзләрегезне бөтенләй томалап куйса, Аллаһудан башка тагын Илаһә бармы? Бу нәрсәләрне сезгә кайтарып бирерләр. Карагыл дәлилләрне ничек ачык аңлатабыз, шуннан соң да алар аңламыйлар, хактан баш тарталар.
قُلْ أَرَأَيْتَكُمْ إِنْ أَتَاكُمْ عَذَابُ اللَّهِ بَغْتَةً أَوْ جَهْرَةً هَلْ يُهْلَكُ إِلَّا الْقَوْمُ الظَّالِمُونَ
Әйт: Күрдегезме, әгәр Аллаһ ґәзабы сезгә сиздермәстән кинәт кенә килсә, яки күренеп килсә, котыла алырсызмы? Аллаһ ґәзабы белән залим каумнәр генә һәлак буладыр.
وَمَا نُرْسِلُ الْمُرْسَلِينَ إِلَّا مُبَشِّرِينَ وَمُنْذِرِينَ ۖ فَمَنْ آمَنَ وَأَصْلَحَ فَلَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ
Рәсүлләрне җәннәт белән шатландыручы вә җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы итеп кенә күндерәбез. Иман китереп Коръән юлы белән тәрбияләнеп төзәлгән мөэминнәргә ахирәттә курку һәм кайгы булмас.
وَالَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا يَمَسُّهُمُ الْعَذَابُ بِمَا كَانُوا يَفْسُقُونَ
Аятьләребезне ялган диючеләр, аларны ґәзаб тотар игътикатлары һәм эшләре бозык булу өчен.
قُلْ لَا أَقُولُ لَكُمْ عِنْدِي خَزَائِنُ اللَّهِ وَلَا أَعْلَمُ الْغَيْبَ وَلَا أَقُولُ لَكُمْ إِنِّي مَلَكٌ ۖ إِنْ أَتَّبِعُ إِلَّا مَا يُوحَىٰ إِلَيَّ ۚ قُلْ هَلْ يَسْتَوِي الْأَعْمَىٰ وَالْبَصِيرُ ۚ أَفَلَا تَتَفَكَّرُونَ
Әйт: Мин сезгә әйтмимен Аллаһ хәзинәләре минем кулымда һәм яшерен нәрсәләрне беләмен вә һәм мин фәрештәмен, – дип, (Аллаһ хазинәләре минем кулда булса, ни сорасагыз, шуны бирер идем, яшерен нәрсәләрне белсәм, һәрбер соравыгызга җавап бирер идем, фәрештә булсам, кешеләр эшли алмаган эшләрне эшләр идем, – диде). Диндә һичкемгә, һичнәрсәгә иярмимен, мәгәр миңа Аллаһудан вәхи ителгән сүзләргә генә иярәмен. Әйт: Күзле белән сукыр бертигез булырмы? Коръән сүзләрен аңлар өчен фикерләп карамыйсызмы? – дип.

Choose other languages: