Surah Al-Anaam Ayahs #24 Translated in Tatar
الَّذِينَ آتَيْنَاهُمُ الْكِتَابَ يَعْرِفُونَهُ كَمَا يَعْرِفُونَ أَبْنَاءَهُمُ ۘ الَّذِينَ خَسِرُوا أَنْفُسَهُمْ فَهُمْ لَا يُؤْمِنُونَ
Китап бирелгән яһүд вә насара Мухәммәдне үз балаларын белгән кеби беләләр. Алар үзләрен хәсрәткә салдылар, инде иман китермәсләр.
وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ افْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا أَوْ كَذَّبَ بِآيَاتِهِ ۗ إِنَّهُ لَا يُفْلِحُ الظَّالِمُونَ
Аллаһуга ялганны ифтира кылган яки аның аятьләрен ялган дигән кешедән дә залимрәк кеше бармы? Залимнәр, шиксез, Аллаһ ґәзабыннан котыла алмаслар.
وَيَوْمَ نَحْشُرُهُمْ جَمِيعًا ثُمَّ نَقُولُ لِلَّذِينَ أَشْرَكُوا أَيْنَ شُرَكَاؤُكُمُ الَّذِينَ كُنْتُمْ تَزْعُمُونَ
Кыямәт көнендә һәммәләрен дә хөкемгә җыярбыз, соңра әйтербез мөшрикләргә: Аллаһуның тиңдәше бар дип низаглашкан илаһәгыз кайда, күрсәтегез, – дип.
ثُمَّ لَمْ تَكُنْ فِتْنَتُهُمْ إِلَّا أَنْ قَالُوا وَاللَّهِ رَبِّنَا مَا كُنَّا مُشْرِكِينَ
Мөшкирләр хөкем ителгәндә: Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без дөньяда чагыбызда мөшрикләрдән булмадык, – дип үзләренең мөшриклекләрен инкяр итүләре үзләренә фетнә булыр – ягъни дөньяда киреләнеп мөшриклек белән мөбтәлә булдылар, ахирәттә шул гаепләрен инкяр итеп, ґәзаб өстенә – ґәзабны кәсеп итәрләр.
انْظُرْ كَيْفَ كَذَبُوا عَلَىٰ أَنْفُسِهِمْ ۚ وَضَلَّ عَنْهُمْ مَا كَانُوا يَفْتَرُونَ
Карагыл! Ничек үз өсләренә ялган сөйлиләр ягъни Аллаһу хозурына баргач та хакны катлап-катлап инкяр итеп, үзләренең ялганчы икәнлекләрен үзләре ныгыталар. Аллаһуга ифтира кылып, Аллаһудан башканы илаһә тоткан нәрсәләре алардан бизде.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
