Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #124 Translated in Tatar

وَذَرُوا ظَاهِرَ الْإِثْمِ وَبَاطِنَهُ ۚ إِنَّ الَّذِينَ يَكْسِبُونَ الْإِثْمَ سَيُجْزَوْنَ بِمَا كَانُوا يَقْتَرِفُونَ
Ий мөэминнәр! Гөнаһлы эшләрне күрсәтеп, эшләүне дә яшерен эшләүне дә куегыз, эшләмәгез! Гөнаһны кәсеп итүчеләр нинди юл белән кәсеп итсәләр дә гөнаһлары өчен тиздән җәза кылынырлар.
وَلَا تَأْكُلُوا مِمَّا لَمْ يُذْكَرِ اسْمُ اللَّهِ عَلَيْهِ وَإِنَّهُ لَفِسْقٌ ۗ وَإِنَّ الشَّيَاطِينَ لَيُوحُونَ إِلَىٰ أَوْلِيَائِهِمْ لِيُجَادِلُوكُمْ ۖ وَإِنْ أَطَعْتُمُوهُمْ إِنَّكُمْ لَمُشْرِكُونَ
Бугазлаганда бисмилләһи Аллаһу әкбәр, дип әйтелмәгән хайван итен һич тә ашамагыз! Кәфер бугазлаганны ашау, әлбәттә, бик яман эш, аны ашаган кеше фасыйктыр, Аллаһ фәсыйкларны туры юлга салмас. Шайтаннар үзләренең дусларын сезгә каршы котыртырлар, бисмилләсез бугазланган хайван итен ашарга ярый дип сезнең белән тартышсыннар өчен, әгәр аларга итагать итсәгез, ягъни кәфер бугазлаган хайван итеп ашасагыз, әлбәттә, мөшриксез.
أَوَمَنْ كَانَ مَيْتًا فَأَحْيَيْنَاهُ وَجَعَلْنَا لَهُ نُورًا يَمْشِي بِهِ فِي النَّاسِ كَمَنْ مَثَلُهُ فِي الظُّلُمَاتِ لَيْسَ بِخَارِجٍ مِنْهَا ۚ كَذَٰلِكَ زُيِّنَ لِلْكَافِرِينَ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Әйә бер кеше мәет мисалында имансыз, белемсез иде. Без аны Коръән белән тергездек һәм аңа мәгърифәт – һидәят нурын бирдек, шул нур белән кешеләр арасында ислам динен яктыртып йөрер, наданлык һидәятсезлек караңгылыгында калып шул караңгылыктан чыкмый торган кеше белән бертигез булырмы? Әнә шулай Коръән белән гамәл кылучыларга яхшы эшләре зиннәтле күренсә, кәферләргә Аллаһуга каршы булган начар эшләре зиннәтле булып күренде.
وَكَذَٰلِكَ جَعَلْنَا فِي كُلِّ قَرْيَةٍ أَكَابِرَ مُجْرِمِيهَا لِيَمْكُرُوا فِيهَا ۖ وَمَا يَمْكُرُونَ إِلَّا بِأَنْفُسِهِمْ وَمَا يَشْعُرُونَ
Әнә шулай һәрбер шәһәрдә залим хуҗаларны – түрәләрне бар иттек, шул шәһәрләрдә мәкерлекләр кылсыннар өчен, кылган мәкерлекләренең зарары, һәлакәтлеге үзләренә булачак, ләкин сизмиләр.
وَإِذَا جَاءَتْهُمْ آيَةٌ قَالُوا لَنْ نُؤْمِنَ حَتَّىٰ نُؤْتَىٰ مِثْلَ مَا أُوتِيَ رُسُلُ اللَّهِ ۘ اللَّهُ أَعْلَمُ حَيْثُ يَجْعَلُ رِسَالَتَهُ ۗ سَيُصِيبُ الَّذِينَ أَجْرَمُوا صَغَارٌ عِنْدَ اللَّهِ وَعَذَابٌ شَدِيدٌ بِمَا كَانُوا يَمْكُرُونَ
Әгәр кәферләргә аять килсә, алар әйтәләр: Аллаһуның рәсүлләренә бирелгәннең охшашы үзебезгә бирелгәнгә чаклы һич тә иман китермәбез, – дип. Пәйгамбәрлекне кайда, кемгә бирергә икәнлекне Аллаһ үзе белүчерәктер. Тәкәбберләнеп Аллаһуга каршы мәкерлекләр кылганнары өчен тиздән Аллаһ алдында рисвайлык һәм каты ґәзаб ирешер.

Choose other languages: