Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #123 Translated in Tatar

وَمَا لَكُمْ أَلَّا تَأْكُلُوا مِمَّا ذُكِرَ اسْمُ اللَّهِ عَلَيْهِ وَقَدْ فَصَّلَ لَكُمْ مَا حَرَّمَ عَلَيْكُمْ إِلَّا مَا اضْطُرِرْتُمْ إِلَيْهِ ۗ وَإِنَّ كَثِيرًا لَيُضِلُّونَ بِأَهْوَائِهِمْ بِغَيْرِ عِلْمٍ ۗ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ أَعْلَمُ بِالْمُعْتَدِينَ
Ий мөэминнәр! Хайваннарыгызны Бисмил-ләһи Аллаһу әкбәр, дип, бугазлап ашаудан сезне нәрсә тыя, нинди гозер бар? Бит Аллаһ сезгә нәрсәләр хәрәм икәнлеген ачык аңлатты. (Дуңгыз ите, бугаз каны, үлгән хайван ите, Аллаһ исеменнән башка бугазланган хайван ите һәм Аллаһудан башка берәр мәхлук өчен бугазланган хайван ите. Бу зекер ителгән нәрсәләр мөселманнар өчен һәр заманада, һәркайда да хәрам. Мәгәр бу нәрсәләрне ашарга ярый ачка үлә башлаганда үлмәс өчен генә). Әлбәттә, күпләр дәлилсез һәм нәфес азгынлыклары белән кешеләрне туры юлдан вә хәләл ризыклардан адаштырырлар. Әлбәттә, Раббың белүчерәк хәрам нәрсәләрне хәләлгә чыгарып, читтән үтүчеләрне.
وَذَرُوا ظَاهِرَ الْإِثْمِ وَبَاطِنَهُ ۚ إِنَّ الَّذِينَ يَكْسِبُونَ الْإِثْمَ سَيُجْزَوْنَ بِمَا كَانُوا يَقْتَرِفُونَ
Ий мөэминнәр! Гөнаһлы эшләрне күрсәтеп, эшләүне дә яшерен эшләүне дә куегыз, эшләмәгез! Гөнаһны кәсеп итүчеләр нинди юл белән кәсеп итсәләр дә гөнаһлары өчен тиздән җәза кылынырлар.
وَلَا تَأْكُلُوا مِمَّا لَمْ يُذْكَرِ اسْمُ اللَّهِ عَلَيْهِ وَإِنَّهُ لَفِسْقٌ ۗ وَإِنَّ الشَّيَاطِينَ لَيُوحُونَ إِلَىٰ أَوْلِيَائِهِمْ لِيُجَادِلُوكُمْ ۖ وَإِنْ أَطَعْتُمُوهُمْ إِنَّكُمْ لَمُشْرِكُونَ
Бугазлаганда бисмилләһи Аллаһу әкбәр, дип әйтелмәгән хайван итен һич тә ашамагыз! Кәфер бугазлаганны ашау, әлбәттә, бик яман эш, аны ашаган кеше фасыйктыр, Аллаһ фәсыйкларны туры юлга салмас. Шайтаннар үзләренең дусларын сезгә каршы котыртырлар, бисмилләсез бугазланган хайван итен ашарга ярый дип сезнең белән тартышсыннар өчен, әгәр аларга итагать итсәгез, ягъни кәфер бугазлаган хайван итеп ашасагыз, әлбәттә, мөшриксез.
أَوَمَنْ كَانَ مَيْتًا فَأَحْيَيْنَاهُ وَجَعَلْنَا لَهُ نُورًا يَمْشِي بِهِ فِي النَّاسِ كَمَنْ مَثَلُهُ فِي الظُّلُمَاتِ لَيْسَ بِخَارِجٍ مِنْهَا ۚ كَذَٰلِكَ زُيِّنَ لِلْكَافِرِينَ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Әйә бер кеше мәет мисалында имансыз, белемсез иде. Без аны Коръән белән тергездек һәм аңа мәгърифәт – һидәят нурын бирдек, шул нур белән кешеләр арасында ислам динен яктыртып йөрер, наданлык һидәятсезлек караңгылыгында калып шул караңгылыктан чыкмый торган кеше белән бертигез булырмы? Әнә шулай Коръән белән гамәл кылучыларга яхшы эшләре зиннәтле күренсә, кәферләргә Аллаһуга каршы булган начар эшләре зиннәтле булып күренде.
وَكَذَٰلِكَ جَعَلْنَا فِي كُلِّ قَرْيَةٍ أَكَابِرَ مُجْرِمِيهَا لِيَمْكُرُوا فِيهَا ۖ وَمَا يَمْكُرُونَ إِلَّا بِأَنْفُسِهِمْ وَمَا يَشْعُرُونَ
Әнә шулай һәрбер шәһәрдә залим хуҗаларны – түрәләрне бар иттек, шул шәһәрләрдә мәкерлекләр кылсыннар өчен, кылган мәкерлекләренең зарары, һәлакәтлеге үзләренә булачак, ләкин сизмиләр.

Choose other languages: