Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Ahqaf Ayahs #34 Translated in Tatar

قَالُوا يَا قَوْمَنَا إِنَّا سَمِعْنَا كِتَابًا أُنْزِلَ مِنْ بَعْدِ مُوسَىٰ مُصَدِّقًا لِمَا بَيْنَ يَدَيْهِ يَهْدِي إِلَى الْحَقِّ وَإِلَىٰ طَرِيقٍ مُسْتَقِيمٍ
Вә әйттеләр: Ий кавемебез, без Мусадан соң иңгән бер китапның укылганын ишеттек, элек иңгән китапларны раслаганы хәлдә ул хак дингә күндерәдер вә һәм туры юлга кертәдер.
يَا قَوْمَنَا أَجِيبُوا دَاعِيَ اللَّهِ وَآمِنُوا بِهِ يَغْفِرْ لَكُمْ مِنْ ذُنُوبِكُمْ وَيُجِرْكُمْ مِنْ عَذَابٍ أَلِيمٍ
Ий кавемебез Аллаһуның иманга чакыруын кабул итегез, һәм Аллаһу, Коръәнгә һәм пәйгамбәргә иман китерегез, иман китерсәгез Аллаһ гөнаһларыгызны гафу итәр вә сезне рәнҗеткүче ґәзабтан коткарыр.
وَمَنْ لَا يُجِبْ دَاعِيَ اللَّهِ فَلَيْسَ بِمُعْجِزٍ فِي الْأَرْضِ وَلَيْسَ لَهُ مِنْ دُونِهِ أَوْلِيَاءُ ۚ أُولَٰئِكَ فِي ضَلَالٍ مُبِينٍ
Берәү Аллаһуга иманга вә гыйбадәткә чакыручы рәсүлнең сүзен кабул итмәсә, ул кеше Аллаһуның ґәзабыннан качып котылу өчен Аллаһуны җирдә гаҗиз итә алмас һәм Аллаһудан башка ґәзабдан коткару өчен дуслар да булмас, ул инкяр итүчеләр ачык адашугылардыр.
أَوَلَمْ يَرَوْا أَنَّ اللَّهَ الَّذِي خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ وَلَمْ يَعْيَ بِخَلْقِهِنَّ بِقَادِرٍ عَلَىٰ أَنْ يُحْيِيَ الْمَوْتَىٰ ۚ بَلَىٰ إِنَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Алар белмиләрме, Аллаһ һич тә мәшәкать чикмичә җирне вә күкләрне халык кылды, шул Аллаһуның үлекләрне тергезеп каберләрдән кубарырга көче җитмәсме? Әлбәттә, көче җитәдер һәм кубарыр, Аның һәр нәрсәгә көче җитә.
وَيَوْمَ يُعْرَضُ الَّذِينَ كَفَرُوا عَلَى النَّارِ أَلَيْسَ هَٰذَا بِالْحَقِّ ۖ قَالُوا بَلَىٰ وَرَبِّنَا ۚ قَالَ فَذُوقُوا الْعَذَابَ بِمَا كُنْتُمْ تَكْفُرُونَ
Имансызлар утка кертелгәч, аларга әйтелер: Ошбу көннең ґәзабы сезгә хак түгелме? Сез аны ялган дия идегез, – дип. Алар: Валлаһи безгә тиешле ґәзаб хакдыр, – диярләр. Аллаһ әйтер: Дөньяда кәфер булганыгыз өчен инде бүген ґәзабны татыгыз, – дип.

Choose other languages: