Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Ahqaf Ayahs #30 Translated in Tatar

وَلَقَدْ مَكَّنَّاهُمْ فِيمَا إِنْ مَكَّنَّاكُمْ فِيهِ وَجَعَلْنَا لَهُمْ سَمْعًا وَأَبْصَارًا وَأَفْئِدَةً فَمَا أَغْنَىٰ عَنْهُمْ سَمْعُهُمْ وَلَا أَبْصَارُهُمْ وَلَا أَفْئِدَتُهُمْ مِنْ شَيْءٍ إِذْ كَانُوا يَجْحَدُونَ بِآيَاتِ اللَّهِ وَحَاقَ بِهِمْ مَا كَانُوا بِهِ يَسْتَهْزِئُونَ
Без Һуд кавеменә озын гомер, куәтле гәүдә вә күп мал һәм торырга урын да биргән идек, ә инде сез Коръәнгә ышанмаучы кәферләр, аларга бирелгән артыклык сезгә бирелмәде. Ләкин һәммә кешегә бертигез биргәне: Без ышанмаучыларга да колак, күз, күңел бирдек, аларның исә колаклары, күзләре һәм күңелләре аларга һич тә файда бирмәде, чөнки алар Аллаһуның аятьләрен инкяр итәр булдылар, аларга хакны мәсхәрә итүләренең ґәзабы инде.
وَلَقَدْ أَهْلَكْنَا مَا حَوْلَكُمْ مِنَ الْقُرَىٰ وَصَرَّفْنَا الْآيَاتِ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
Ий Мәккә мөшрикләре, Без сезнең тирәдәге күп шәһәр кешеләрен һәлак иттек, шаять иман китерерләр, дип, Без аларга аятьләрне вә могҗизаларны берничә мәртәбә бирдек, алар исә ышанмадылар.
فَلَوْلَا نَصَرَهُمُ الَّذِينَ اتَّخَذُوا مِنْ دُونِ اللَّهِ قُرْبَانًا آلِهَةً ۖ بَلْ ضَلُّوا عَنْهُمْ ۚ وَذَٰلِكَ إِفْكُهُمْ وَمَا كَانُوا يَفْتَرُونَ
Шул вакытта ни өчен Аллаһудан башка якын күреп гыйбадәт кылган сынымнары аларны Аллаһ ґәзабыннан коткармады? Бәлки ґәзаб иңгәндә сынымнары күздән югалдылар, ошбу сынымнарны Аллаһуга якын итүче диюләре аларның ялганнарыдыр һәм Аллаһуга тиңдәш, дип, ифтираларыдыр.
وَإِذْ صَرَفْنَا إِلَيْكَ نَفَرًا مِنَ الْجِنِّ يَسْتَمِعُونَ الْقُرْآنَ فَلَمَّا حَضَرُوهُ قَالُوا أَنْصِتُوا ۖ فَلَمَّا قُضِيَ وَلَّوْا إِلَىٰ قَوْمِهِمْ مُنْذِرِينَ
Ий Мухәммәд г-м, шул хәлне зекер ит ки, сахабәләрең илә иртә намазы укыган вакытыңда Коръән сүзләрен ишетсеннәр өчен бер төркем җеннәрне сиңа очыраттык, Мухәммәд г-м янына якын килгәч бер-берсенә әйттеләр: Сөйләшмичә Коръәнне тынлап тик торыгыз, – дип. Коръән укылып беткәч, кавемнәренә кайттылар, ишеткән Коръәннәре белән аларны куркытучы булганнары хәлдә.
قَالُوا يَا قَوْمَنَا إِنَّا سَمِعْنَا كِتَابًا أُنْزِلَ مِنْ بَعْدِ مُوسَىٰ مُصَدِّقًا لِمَا بَيْنَ يَدَيْهِ يَهْدِي إِلَى الْحَقِّ وَإِلَىٰ طَرِيقٍ مُسْتَقِيمٍ
Вә әйттеләр: Ий кавемебез, без Мусадан соң иңгән бер китапның укылганын ишеттек, элек иңгән китапларны раслаганы хәлдә ул хак дингә күндерәдер вә һәм туры юлга кертәдер.

Choose other languages: