Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #78 Translated in Tatar

يَخْتَصُّ بِرَحْمَتِهِ مَنْ يَشَاءُ ۗ وَاللَّهُ ذُو الْفَضْلِ الْعَظِيمِ
Аллаһ үзенең рәхмәтенә теләгән кешеләрен хаслар. Аллаһ олугъ фазыйләт иясе.
وَمِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ مَنْ إِنْ تَأْمَنْهُ بِقِنْطَارٍ يُؤَدِّهِ إِلَيْكَ وَمِنْهُمْ مَنْ إِنْ تَأْمَنْهُ بِدِينَارٍ لَا يُؤَدِّهِ إِلَيْكَ إِلَّا مَا دُمْتَ عَلَيْهِ قَائِمًا ۗ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ قَالُوا لَيْسَ عَلَيْنَا فِي الْأُمِّيِّينَ سَبِيلٌ وَيَقُولُونَ عَلَى اللَّهِ الْكَذِبَ وَهُمْ يَعْلَمُونَ
Китабий кәферләрдән кайберләренә күп кенә алтын бирсәң әманәт итеп, ул аны сиңа хыянәтсыз кайтарып бирер. Вә ул кәферләрдән кайберләренә бер генә алтын бирсәң, ул аны сиңа кайтарып бирмәс, мәгәр таләп итеп өстендә даим торсаң гына бирер. Бурычны яки амәнәтне тапшырмаулары шуның өчен булды – әйттеләр: Яһүд яки насара булмаган кешеләргә безнең зарарыбызга йөрергә юл юк, – дип. Шуннан соң мөшрик булмаган кешеләрнең бурычларын бирмәс булдылар. Алар Аллаһ хакында һәм Аның дине хакында белеп ялган сөйлиләр.
بَلَىٰ مَنْ أَوْفَىٰ بِعَهْدِهِ وَاتَّقَىٰ فَإِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُتَّقِينَ
Бәлки бер кеше үзенең ґәһден һәм вәгъдәләрен үтәсә вә бурычларын хыянәтсез бирсә һәм хыянәтләрдән сакланса- әнә шундый тәкъва кешеләрне Аллаһ әлбәттә сөяр.
إِنَّ الَّذِينَ يَشْتَرُونَ بِعَهْدِ اللَّهِ وَأَيْمَانِهِمْ ثَمَنًا قَلِيلًا أُولَٰئِكَ لَا خَلَاقَ لَهُمْ فِي الْآخِرَةِ وَلَا يُكَلِّمُهُمُ اللَّهُ وَلَا يَنْظُرُ إِلَيْهِمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ وَلَا يُزَكِّيهِمْ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Аллаһуга булган ґәһедләрен вә антларын аз акчага сатучыларга ахирәттә җәннәт нигъмәтләре юк, Аллаһ алар белән рәхимле сөйләшү илә сөйләшмәс, рәхимле карау илә карамас һәм аларны гөнаһлардан пакьләмәс һәм аларга – рәнҗеткүче каты ґәзаб булыр.
وَإِنَّ مِنْهُمْ لَفَرِيقًا يَلْوُونَ أَلْسِنَتَهُمْ بِالْكِتَابِ لِتَحْسَبُوهُ مِنَ الْكِتَابِ وَمَا هُوَ مِنَ الْكِتَابِ وَيَقُولُونَ هُوَ مِنْ عِنْدِ اللَّهِ وَمَا هُوَ مِنْ عِنْدِ اللَّهِ وَيَقُولُونَ عَلَى اللَّهِ الْكَذِبَ وَهُمْ يَعْلَمُونَ
Шиксез, алардан бер таифа Аллаһ китабы Тәүратны һәм Инҗилне үз телләре белән үзгәртеп укыйлар, сез аларны Аллаһ китабын укыйлар дип хисаплавыгыз өчен. Ләкин аларның укыганы Аллаһ китабы түгел, үзләренең ялган сүзләрен Аллаһудан иңдерелгән сүз диләр. Юк ул сүзләр Аллаһудан түгел, ләкин Аллаһуга ифтира кылып ялганны сөйлиләр, үзләре дә беләләр ялган сөйләгәннәрен.

Choose other languages: