Surah Aal-E-Imran Ayahs #77 Translated in Tatar
وَلَا تُؤْمِنُوا إِلَّا لِمَنْ تَبِعَ دِينَكُمْ قُلْ إِنَّ الْهُدَىٰ هُدَى اللَّهِ أَنْ يُؤْتَىٰ أَحَدٌ مِثْلَ مَا أُوتِيتُمْ أَوْ يُحَاجُّوكُمْ عِنْدَ رَبِّكُمْ ۗ قُلْ إِنَّ الْفَضْلَ بِيَدِ اللَّهِ يُؤْتِيهِ مَنْ يَشَاءُ ۗ وَاللَّهُ وَاسِعٌ عَلِيمٌ
Янә кәферләр әйттеләр: Мөэминнәргә ышанмагыз, мәгәр үзегезнең динегезгә ияргән кешеләргә генә ышаныгыз. Әйт: Әлбәттә, Аллаһ һидияте генә һидият, ул Коръән Кәримдер. Ий китабий кәферләр, сезгә бирелгән Тәүрат, Инҗил кеби Коръәннең Мухәммәд г-мгә бирелгәнлегенә хөседләнеп аны инкяр игәсез, яки мөэминнәр өстен булганга хөсөдлөнеп Коръәнне инкәр итәсез. Ягъни ахмаклык белән Аллаһуга каршы барып, Аның фазыйләтен өмет итәсез. Дөреслектә фазыйләт Аллаһ кулында, аны теләгән кешесенә бирер. Аллаһ киңлек иясе һәм фазыйләте кемгә тиешле икәнлекне белүче.
يَخْتَصُّ بِرَحْمَتِهِ مَنْ يَشَاءُ ۗ وَاللَّهُ ذُو الْفَضْلِ الْعَظِيمِ
Аллаһ үзенең рәхмәтенә теләгән кешеләрен хаслар. Аллаһ олугъ фазыйләт иясе.
وَمِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ مَنْ إِنْ تَأْمَنْهُ بِقِنْطَارٍ يُؤَدِّهِ إِلَيْكَ وَمِنْهُمْ مَنْ إِنْ تَأْمَنْهُ بِدِينَارٍ لَا يُؤَدِّهِ إِلَيْكَ إِلَّا مَا دُمْتَ عَلَيْهِ قَائِمًا ۗ ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ قَالُوا لَيْسَ عَلَيْنَا فِي الْأُمِّيِّينَ سَبِيلٌ وَيَقُولُونَ عَلَى اللَّهِ الْكَذِبَ وَهُمْ يَعْلَمُونَ
Китабий кәферләрдән кайберләренә күп кенә алтын бирсәң әманәт итеп, ул аны сиңа хыянәтсыз кайтарып бирер. Вә ул кәферләрдән кайберләренә бер генә алтын бирсәң, ул аны сиңа кайтарып бирмәс, мәгәр таләп итеп өстендә даим торсаң гына бирер. Бурычны яки амәнәтне тапшырмаулары шуның өчен булды – әйттеләр: Яһүд яки насара булмаган кешеләргә безнең зарарыбызга йөрергә юл юк, – дип. Шуннан соң мөшрик булмаган кешеләрнең бурычларын бирмәс булдылар. Алар Аллаһ хакында һәм Аның дине хакында белеп ялган сөйлиләр.
بَلَىٰ مَنْ أَوْفَىٰ بِعَهْدِهِ وَاتَّقَىٰ فَإِنَّ اللَّهَ يُحِبُّ الْمُتَّقِينَ
Бәлки бер кеше үзенең ґәһден һәм вәгъдәләрен үтәсә вә бурычларын хыянәтсез бирсә һәм хыянәтләрдән сакланса- әнә шундый тәкъва кешеләрне Аллаһ әлбәттә сөяр.
إِنَّ الَّذِينَ يَشْتَرُونَ بِعَهْدِ اللَّهِ وَأَيْمَانِهِمْ ثَمَنًا قَلِيلًا أُولَٰئِكَ لَا خَلَاقَ لَهُمْ فِي الْآخِرَةِ وَلَا يُكَلِّمُهُمُ اللَّهُ وَلَا يَنْظُرُ إِلَيْهِمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ وَلَا يُزَكِّيهِمْ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Аллаһуга булган ґәһедләрен вә антларын аз акчага сатучыларга ахирәттә җәннәт нигъмәтләре юк, Аллаһ алар белән рәхимле сөйләшү илә сөйләшмәс, рәхимле карау илә карамас һәм аларны гөнаһлардан пакьләмәс һәм аларга – рәнҗеткүче каты ґәзаб булыр.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
