Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #176 Translated in Tatar

الَّذِينَ اسْتَجَابُوا لِلَّهِ وَالرَّسُولِ مِنْ بَعْدِ مَا أَصَابَهُمُ الْقَرْحُ ۚ لِلَّذِينَ أَحْسَنُوا مِنْهُمْ وَاتَّقَوْا أَجْرٌ عَظِيمٌ
Өход сугышында үзләренә кайгы вә яралану ирешкәннән соң Аллаһ вә расүл г-м сүзләрен кабул итеп, гөнаһлардан сакланып изге гамәлләр кылганнарына олы әҗерләр булыр.
الَّذِينَ قَالَ لَهُمُ النَّاسُ إِنَّ النَّاسَ قَدْ جَمَعُوا لَكُمْ فَاخْشَوْهُمْ فَزَادَهُمْ إِيمَانًا وَقَالُوا حَسْبُنَا اللَّهُ وَنِعْمَ الْوَكِيلُ
Үтеп баручы кәрван кешеләре, мөселманнарга: Мәккә мөшрикләре сезгә каршы күп ґәскәр хәзерләгәннәр, куркыгыз алардан, сугышмагыз, – диделәр. Мөшрикләрдән куркыгыз дигән сүз, мөселманнарның иманын арттырды һәм алар әйттеләр: Ярдәм йөзеннән безгә Аллаһ җитәдер, Ул ни хуш вәкилдер, – дип.
فَانْقَلَبُوا بِنِعْمَةٍ مِنَ اللَّهِ وَفَضْلٍ لَمْ يَمْسَسْهُمْ سُوءٌ وَاتَّبَعُوا رِضْوَانَ اللَّهِ ۗ وَاللَّهُ ذُو فَضْلٍ عَظِيمٍ
Мөселманнар вәгъдә ителгән урынга барып Аллаһудан нигъмәт йөзеннән сугыш булмыйча, уңышлы сәүдә итеп күп мал белән сәламәт кайттылар, һәм Аллаһ разый булачак эшләрне кылдылар. Аллаһ яхшылыкка каршы күп яхшылык итүче олы фазыйләт ияседер. Өход сугышыннан соң киләсе елда бәдердә сугышырбыз, – дип мөшрикләр мөселманнар белән вәгъдә кылышканнар иде. Мөселманнар гайрәт белән сугышабыз дип, вәгъдә ителгән вакытка бәдергә бардылар. Ләкин мөшрикләр, мөселманнарның гайрәтеннән куркып килмәделәр.
إِنَّمَا ذَٰلِكُمُ الشَّيْطَانُ يُخَوِّفُ أَوْلِيَاءَهُ فَلَا تَخَافُوهُمْ وَخَافُونِ إِنْ كُنْتُمْ مُؤْمِنِينَ
Дөреслектә сезне Мәккә мөшрикләре белән куркытучы Нагыйм шайтандыр, ул үзенең дуслары мөшрикләр вә монафикълар белән сезне куркыта. Әгәр ышанучылардан булсагыз, алардан курыкмагыз, Миннән генә куркыгыз!
وَلَا يَحْزُنْكَ الَّذِينَ يُسَارِعُونَ فِي الْكُفْرِ ۚ إِنَّهُمْ لَنْ يَضُرُّوا اللَّهَ شَيْئًا ۗ يُرِيدُ اللَّهُ أَلَّا يَجْعَلَ لَهُمْ حَظًّا فِي الْآخِرَةِ ۖ وَلَهُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ
Ий Мухәммәд г-м, надан ахмакларның көферлеккә ашыгулары сине хәсрәтләндермәсен. Дөреслектә алар Аллаһуга һич тә зарар итә алмаслар. Аллаһ аларның ахирәттә өлешсез булуларын тели һәм аларгадыр олы ґәзаб.

Choose other languages: