Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #151 Translated in Tatar

وَمَا كَانَ قَوْلَهُمْ إِلَّا أَنْ قَالُوا رَبَّنَا اغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا وَإِسْرَافَنَا فِي أَمْرِنَا وَثَبِّتْ أَقْدَامَنَا وَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ
Пәйгамбәрләргә ияреп сугыш кылган мөэминнәрнең сүзләре: Ий Раббыбыз, гөнаһларыбызны һәм эшләребездә чиктән үтүләребезне ярлыка, сугыш сафларында аякларыбызны таза кыл һәм кәферләрне җиңәргә безгә ярдәм бир!
فَآتَاهُمُ اللَّهُ ثَوَابَ الدُّنْيَا وَحُسْنَ ثَوَابِ الْآخِرَةِ ۗ وَاللَّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ
Аллаһ аларга дөнья нигъмәтләрен бирде һәм ахирәтнең мәңгелек яхшы нигъмәтләрен дә бирде. Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәрне Аллаһ, әлбәттә, сөя.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِنْ تُطِيعُوا الَّذِينَ كَفَرُوا يَرُدُّوكُمْ عَلَىٰ أَعْقَابِكُمْ فَتَنْقَلِبُوا خَاسِرِينَ
Ий мөэминнәр, әгәр кәферләргә һәм монафикъларга итагать итсәгез, яки алар белән дус булсагыз, ул вакытта алар сезне иманыгыздан чыгарып, көферлеккә кайтарырлар. Хәсрәтләнүчеләрдән булырсыз.
بَلِ اللَّهُ مَوْلَاكُمْ ۖ وَهُوَ خَيْرُ النَّاصِرِينَ
Бәлки дөньяда һәм ахирәттә ярдәм бирүче хуҗагыз Аллаһ үзе генәдер. Аңа гына итагать итеп, Аннан гына ярдәм сорагыз! Аллаһ ярдәмчеләрнең иң хәерлесе.
سَنُلْقِي فِي قُلُوبِ الَّذِينَ كَفَرُوا الرُّعْبَ بِمَا أَشْرَكُوا بِاللَّهِ مَا لَمْ يُنَزِّلْ بِهِ سُلْطَانًا ۖ وَمَأْوَاهُمُ النَّارُ ۚ وَبِئْسَ مَثْوَى الظَّالِمِينَ
Кәферләрнең күңеленә бик тиз курку салырбыз. (Өход сугышында мөшрикләр җиңсәләр дә, Аллаһ күңелләренә курку салгач, сугышны туктатып Мәккәгә кайтып киттеләр), Аллаһуга мәхлукны тиң кылуның дөреслегенә Аллаһудан дәлил иңдерелмәгән көйгә Аллаһуга мәхлукны тиң кылганнары өчен Аллаһ күңелләренә курку салды. Аларның кайтачак урыннары җәһәннәм утыдыр. Нинди кабахәт залимнәрнең кайтачак урыннары.

Choose other languages: