Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #108 Translated in Tatar

وَلْتَكُنْ مِنْكُمْ أُمَّةٌ يَدْعُونَ إِلَى الْخَيْرِ وَيَأْمُرُونَ بِالْمَعْرُوفِ وَيَنْهَوْنَ عَنِ الْمُنْكَرِ ۚ وَأُولَٰئِكَ هُمُ الْمُفْلِحُونَ
Сезләрдән арагызда шәригатьне яхшы белгән кешеләр, әлбәттә, булсын! Алар сезне хәерле эшләргә чакырырлар, фарыз гамәлләрне, башка яхшы эшләрне кылырга әмер бирерләр һәм фәхеш, хәрам эшләрдән вә бидеґәт гамәлләрдән каты тыярлар. Әнә шундый җитәкчеләре булган җәмәгать һәлак булудан котылып, өстенлек табучыдыр.
وَلَا تَكُونُوا كَالَّذِينَ تَفَرَّقُوا وَاخْتَلَفُوا مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَهُمُ الْبَيِّنَاتُ ۚ وَأُولَٰئِكَ لَهُمْ عَذَابٌ عَظِيمٌ
Ий мөэминнәр, үзләренә бирелгән Аллаһ китабын үзгәртеп, шәригать хөкемнәрен бозып, төрле фиркаларга бүленгән яһүд вә насара кавемнәре кеби булмагыз! Алар, ислам дине ачык аңлатылганнан соң, аның хөкемнәренә хыйлафлык кылдылар. Аларгадыр олугъ ґәзаб. (Бидеґәт гамәлләрне, хөрафәт, ырымнарны эшләү, әүвәлге китап әһелләре кеби Коръән хөкемнәрен, ислам динен бозу, мөселманнарны адаштыру буладыр.)
يَوْمَ تَبْيَضُّ وُجُوهٌ وَتَسْوَدُّ وُجُوهٌ ۚ فَأَمَّا الَّذِينَ اسْوَدَّتْ وُجُوهُهُمْ أَكَفَرْتُمْ بَعْدَ إِيمَانِكُمْ فَذُوقُوا الْعَذَابَ بِمَا كُنْتُمْ تَكْفُرُونَ
Кыямәт көнне күп йөзләр агарыр вә күп йөзләр каралыр. Әмма йөзләре каралган кешеләргә: Ислам динен кабул итеп мөселман булганыгыздан соң кәфер булганыгыз өчен җәһәннәм ґәзабын татыгыз, – дип әйтелер. Мөселман булганнан соң кәфер хәлендә үлеп, йөзләре каралачак кешеләр кемнәр алар, – дип сахәбәләр Мухәммәд г-мнән сораганнар. Йөзләре каралып, җәһәннәмгә керәсе кешеләр, бидеґәт гамәлләрне кылучы мөселманнар, – дип җавап биргән.
وَأَمَّا الَّذِينَ ابْيَضَّتْ وُجُوهُهُمْ فَفِي رَحْمَةِ اللَّهِ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Әмма бидеґәт гамәлләрдән сакланып, Коръән белән гамәл кылучы мөселманнарның йөзләре агарачак, алар Аллаһуның рәхмәтендәләр һәм анда мәңге калырлар.
تِلْكَ آيَاتُ اللَّهِ نَتْلُوهَا عَلَيْكَ بِالْحَقِّ ۗ وَمَا اللَّهُ يُرِيدُ ظُلْمًا لِلْعَالَمِينَ
Коръәндә сөйләнгән бу сүзләр Аллаһуның аятьләре, аларны сезгә хаклык белән укырбыз. Аллаһ галәмнәр мәхлукләреннән һичберсенә золым теләми.

Choose other languages: