Quran Apps in many lanuages:

Surah Yusuf Ayahs #99 Translated in Tatar

قَالُوا تَاللَّهِ إِنَّكَ لَفِي ضَلَالِكَ الْقَدِيمِ
Янындагылар әйттеләр: Валлаһи син искечә һаман Йусуф белән саташасың, белеп сөйләмисең.
فَلَمَّا أَنْ جَاءَ الْبَشِيرُ أَلْقَاهُ عَلَىٰ وَجْهِهِ فَارْتَدَّ بَصِيرًا ۖ قَالَ أَلَمْ أَقُلْ لَكُمْ إِنِّي أَعْلَمُ مِنَ اللَّهِ مَا لَا تَعْلَمُونَ
Кәрван Кәнган шәһәренә кайтып җиткәч, күлмәкне кулына тотып, шатлыклы Йусуф хәбәрен китерүче бер углы атасы янына кереп, күлмәкне атасының йөзенә куйды һәм атасының күзләре ачылды, күрә торган булды. Шул вакыт Ягъкуб г-м әйтте: Мин сезгә әйтмәдемме Аллаһ белдерүе белән сез белмәгән нәрсәләрне беләмен дип?
قَالُوا يَا أَبَانَا اسْتَغْفِرْ لَنَا ذُنُوبَنَا إِنَّا كُنَّا خَاطِئِينَ
Угыллары әйттеләр: Ий атабыз! Тәхкыйк без хаталык кылдык вә гөнаһлы булдык, инде безне гафу ит! Һәм безнең өчен Аллаһудан ярлыкау өстәгел!
قَالَ سَوْفَ أَسْتَغْفِرُ لَكُمْ رَبِّي ۖ إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ
Аталары әйтте: Әлбәттә, мин сезнең өчен Аллаһудан истигъфар кылырмын. Тәхкыйк Ул – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүче. Шуннан соң барчасы җыелып, җитмеш ике җан Мысыр шәһәренә күчеп киттеләр.
فَلَمَّا دَخَلُوا عَلَىٰ يُوسُفَ آوَىٰ إِلَيْهِ أَبَوَيْهِ وَقَالَ ادْخُلُوا مِصْرَ إِنْ شَاءَ اللَّهُ آمِنِينَ
Барып җитеп Мысыр шәһәренә кергәндә Йусуф каршы алды һәм ата-анасын кочаклады вә әйтте: Һәр бәла-казадан имин булган хәлдә, Аллаһ теләсә, Мысыр шәһәренә керегез!

Choose other languages: