Quran Apps in many lanuages:

Surah Yusuf Ayahs #64 Translated in Tatar

فَإِنْ لَمْ تَأْتُونِي بِهِ فَلَا كَيْلَ لَكُمْ عِنْدِي وَلَا تَقْرَبُونِ
Әгәр ул кардәшегезне алып килмәсәгез, миндә сезнең өчен ашлык булмас һәм миңа якын да килмәгез!
قَالُوا سَنُرَاوِدُ عَنْهُ أَبَاهُ وَإِنَّا لَفَاعِلُونَ
Әйттеләр: Ярый, атасыннан сорарбыз аны, әлбәттә, без ул эшне эшли алабыз вә эшләрбез.
وَقَالَ لِفِتْيَانِهِ اجْعَلُوا بِضَاعَتَهُمْ فِي رِحَالِهِمْ لَعَلَّهُمْ يَعْرِفُونَهَا إِذَا انْقَلَبُوا إِلَىٰ أَهْلِهِمْ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
Йусуф үзенең хезмәтчеләренә әйтте: Боларның ашлык өчен биргән акчаларын үзләренә белдермичә йөкләренә яшереп куегыз, өйләренә кайткач ул акчаларны, шаять, табып һәм танып алырлар һәм шул акчалары белән, шаять, янә минем яныма ашлык алырга килерләр. Һәм хезмәтчеләр шулай эшләделәр.
فَلَمَّا رَجَعُوا إِلَىٰ أَبِيهِمْ قَالُوا يَا أَبَانَا مُنِعَ مِنَّا الْكَيْلُ فَأَرْسِلْ مَعَنَا أَخَانَا نَكْتَلْ وَإِنَّا لَهُ لَحَافِظُونَ
Аталарына кайткач әйттеләр: Ий атабыз, безгә хәзер Мысырдан ашлык сатып алу тыелды, ягъни ашлык хуҗасы: Кече кардәшегез Биняминне алып килмәсәгез, сезгә ашлык бирмим, – диде, Биняминне безнең белән җибәр ашлык алып кайтырбыз һәм Биняминне сакларбыз.
قَالَ هَلْ آمَنُكُمْ عَلَيْهِ إِلَّا كَمَا أَمِنْتُكُمْ عَلَىٰ أَخِيهِ مِنْ قَبْلُ ۖ فَاللَّهُ خَيْرٌ حَافِظًا ۖ وَهُوَ أَرْحَمُ الرَّاحِمِينَ
Аталары әйтте: Бинямин хакында мин сезгә кичек ышаныйм? Моннан элек Йусуф хакында ышандым да, ә нәрсә эшләдегез? Шуның өчен сезгә аны бирмим, саклау йөзеннән Аллаһ хәерледер, Аңарга тапшырдым, вә Ул шәфкать итүчеләрнең иң шәфкатьлерәге.

Choose other languages: