Quran Apps in many lanuages:

Surah Yusuf Ayahs #38 Translated in Tatar

فَاسْتَجَابَ لَهُ رَبُّهُ فَصَرَفَ عَنْهُ كَيْدَهُنَّ ۚ إِنَّهُ هُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Йусуфның догасын Раббысы кабул кылды һәм Йусуфтан ул хатынларның хәйләсен җибәрде, дөреслектә Ул сүзләрне ишетүче вә хәлләрне белүче.
ثُمَّ بَدَا لَهُمْ مِنْ بَعْدِ مَا رَأَوُا الْآيَاتِ لَيَسْجُنُنَّهُ حَتَّىٰ حِينٍ
Йусуфның күлмәге арттан ертылганлыгын вә сабый баланың шәһадәт биргәнен һәм хатынларның кулларын кискәннәрен күргәч, Йусуфның ґәебе юклыгы барчаларына да ачыкланды, шулай булса да азга гына Йусуфны зинданга салырга булдылар.
وَدَخَلَ مَعَهُ السِّجْنَ فَتَيَانِ ۖ قَالَ أَحَدُهُمَا إِنِّي أَرَانِي أَعْصِرُ خَمْرًا ۖ وَقَالَ الْآخَرُ إِنِّي أَرَانِي أَحْمِلُ فَوْقَ رَأْسِي خُبْزًا تَأْكُلُ الطَّيْرُ مِنْهُ ۖ نَبِّئْنَا بِتَأْوِيلِهِ ۖ إِنَّا نَرَاكَ مِنَ الْمُحْسِنِينَ
Вә аның белән бергә ике егет тә зинданга керде. Берсе хәмер ясаучы, икенчесе – икмәкче иде, алар төш күрделәр. Аларның берсе әйтте: Мин төшемдә хәмер сыкканымны күрдем. Вә икенчесе әйтте: Мин төшемдә икмәк күтәреп йөрегәнемне күрдем, ул күтәргән икмәгемнән кошлар ашый имеш. Ий Йусуф ул төшнең тәгъбире нәрсә безгә сөйләп бир? Тәхкыйк без сине яхшы кеше дип беләбез.
قَالَ لَا يَأْتِيكُمَا طَعَامٌ تُرْزَقَانِهِ إِلَّا نَبَّأْتُكُمَا بِتَأْوِيلِهِ قَبْلَ أَنْ يَأْتِيَكُمَا ۚ ذَٰلِكُمَا مِمَّا عَلَّمَنِي رَبِّي ۚ إِنِّي تَرَكْتُ مِلَّةَ قَوْمٍ لَا يُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَهُمْ بِالْآخِرَةِ هُمْ كَافِرُونَ
Йусуф әйтте: Мин сезгә башта, ашый торган ризыкларыгыз алдыгызга килмәс борын, ул ризыкларның нинди ризык икәнлеге белән хәбәр бирермен, бу эшем вә төшкә тәгъбир ясавым Раббымның өйрәтүе беләндер, тәхкыйк мин Аллаһуга һәм дә ахирәткә ышанмаган кешеләрне ташладым, алардан киселдем.
وَاتَّبَعْتُ مِلَّةَ آبَائِي إِبْرَاهِيمَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ ۚ مَا كَانَ لَنَا أَنْ نُشْرِكَ بِاللَّهِ مِنْ شَيْءٍ ۚ ذَٰلِكَ مِنْ فَضْلِ اللَّهِ عَلَيْنَا وَعَلَى النَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَشْكُرُونَ
Вә мин кердем ата-бабаларым Ягькуб, Исхак, Ибраһимләр диненә, Аллаһуга берәр мәхлукны тиңдәш итү безнең өчен һич тә дөрес вә лаек түгел. Ошбу хак диндә булуыбыз безгә вә башка кешеләргә Аллаһуның юмартлыгы вә рәхмәте, ләкин күп кешеләр бу зур нигъмәт дип белмиләр һәм Аллаһуга шөкер итмиләр.

Choose other languages: