Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #92 Translated in Tatar

وَقَالَ مُوسَىٰ رَبَّنَا إِنَّكَ آتَيْتَ فِرْعَوْنَ وَمَلَأَهُ زِينَةً وَأَمْوَالًا فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا رَبَّنَا لِيُضِلُّوا عَنْ سَبِيلِكَ ۖ رَبَّنَا اطْمِسْ عَلَىٰ أَمْوَالِهِمْ وَاشْدُدْ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ فَلَا يُؤْمِنُوا حَتَّىٰ يَرَوُا الْعَذَابَ الْأَلِيمَ
Муса әйтте: Ий Раббым! Кешеләрне аздырмак өчен Фиргаунгә вә аның олугъларына дөньяда зиннәт һәм мал биргәнсең. Ий Раббыбыз, син аларның малларыны һәлак итеп, күңелләрен каралт ки, һәлак итүче ґәзабны күрмичә иман китермәслек булсыннар.
قَالَ قَدْ أُجِيبَتْ دَعْوَتُكُمَا فَاسْتَقِيمَا وَلَا تَتَّبِعَانِّ سَبِيلَ الَّذِينَ لَا يَعْلَمُونَ
Аллаһ әйтте: Тәхкыйк сезнең догаларыгыз кабул ителде, боерылган эшегездә туры торыгыз һәм хакны белми торган наданнарга һич иярмәгез.
وَجَاوَزْنَا بِبَنِي إِسْرَائِيلَ الْبَحْرَ فَأَتْبَعَهُمْ فِرْعَوْنُ وَجُنُودُهُ بَغْيًا وَعَدْوًا ۖ حَتَّىٰ إِذَا أَدْرَكَهُ الْغَرَقُ قَالَ آمَنْتُ أَنَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا الَّذِي آمَنَتْ بِهِ بَنُو إِسْرَائِيلَ وَأَنَا مِنَ الْمُسْلِمِينَ
Бәни Исраилне дәрья аркылы үткәрдек, тәкәбберлек вә дошманлык белән алар артыннан Фиргаун вә аның гаскәре куып чыктылар. Бәни Исраил өчен ачылган су аралыгына кереп бата башлагач, Фиргаун әйтте: Иман китердем, гыйбадәт кылырга яраклы Илаһә юк, мәгәр Бәни Исраил иман китергән Аллаһу тәгалә генәдер вә мин мөселманнарданмын.
آلْآنَ وَقَدْ عَصَيْتَ قَبْلُ وَكُنْتَ مِنَ الْمُفْسِدِينَ
Аллаһ әйтте: Хәзер иман китерәсеңме? Башта Аллаһуга гасый булдың һәм бозыклык кылучылардан идең.
فَالْيَوْمَ نُنَجِّيكَ بِبَدَنِكَ لِتَكُونَ لِمَنْ خَلْفَكَ آيَةً ۚ وَإِنَّ كَثِيرًا مِنَ النَّاسِ عَنْ آيَاتِنَا لَغَافِلُونَ
Сездән соң киләчәк кешеләргә гыйбрәт булсын өчен тәнегезне бүген су өстенә чыгарабыз. Ләкин кешеләрнең күбрәге Безнең гыйбрәтләнерлек аятьләребездән гафилләр, һич вәгазьләнмиләр.

Choose other languages: