Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #89 Translated in Tatar

فَقَالُوا عَلَى اللَّهِ تَوَكَّلْنَا رَبَّنَا لَا تَجْعَلْنَا فِتْنَةً لِلْقَوْمِ الظَّالِمِينَ
Мусага ияргән мөселманнар әйттеләр: Аллаһуга тәвәккәл кылдык, ий Раббыбыз, безләрне залимнәр кулына фетнә кылмагыл.
وَنَجِّنَا بِرَحْمَتِكَ مِنَ الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ
Вә безләрне кәфер булган Фиргаун кавеменнән коткаргыл, үзеңнең рәхмәтең белән!
وَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ مُوسَىٰ وَأَخِيهِ أَنْ تَبَوَّآ لِقَوْمِكُمَا بِمِصْرَ بُيُوتًا وَاجْعَلُوا بُيُوتَكُمْ قِبْلَةً وَأَقِيمُوا الصَّلَاةَ ۗ وَبَشِّرِ الْمُؤْمِنِينَ
Муса илә Һарунга вәхий кылып әйттек: Кавемегезгә Мысырда өйләр хәзерләгез вә ул өйләрегезне мәсҗидләр кылыгыз һәм намазларыгызны шул өйләрегездә үтәгез, вә мөэминнәрне шатландыр, аларга дөньяда һидәят, ахирәттә җәннәт булачак.
وَقَالَ مُوسَىٰ رَبَّنَا إِنَّكَ آتَيْتَ فِرْعَوْنَ وَمَلَأَهُ زِينَةً وَأَمْوَالًا فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا رَبَّنَا لِيُضِلُّوا عَنْ سَبِيلِكَ ۖ رَبَّنَا اطْمِسْ عَلَىٰ أَمْوَالِهِمْ وَاشْدُدْ عَلَىٰ قُلُوبِهِمْ فَلَا يُؤْمِنُوا حَتَّىٰ يَرَوُا الْعَذَابَ الْأَلِيمَ
Муса әйтте: Ий Раббым! Кешеләрне аздырмак өчен Фиргаунгә вә аның олугъларына дөньяда зиннәт һәм мал биргәнсең. Ий Раббыбыз, син аларның малларыны һәлак итеп, күңелләрен каралт ки, һәлак итүче ґәзабны күрмичә иман китермәслек булсыннар.
قَالَ قَدْ أُجِيبَتْ دَعْوَتُكُمَا فَاسْتَقِيمَا وَلَا تَتَّبِعَانِّ سَبِيلَ الَّذِينَ لَا يَعْلَمُونَ
Аллаһ әйтте: Тәхкыйк сезнең догаларыгыз кабул ителде, боерылган эшегездә туры торыгыз һәм хакны белми торган наданнарга һич иярмәгез.

Choose other languages: