Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #84 Translated in Tatar

فَلَمَّا جَاءَ السَّحَرَةُ قَالَ لَهُمْ مُوسَىٰ أَلْقُوا مَا أَنْتُمْ مُلْقُونَ
Сихерчеләр бар да җыелып килгәч, Муса аларга әйтте: Сихерләп китергән нәрсәләрегезне җиргә салыгыз!
فَلَمَّا أَلْقَوْا قَالَ مُوسَىٰ مَا جِئْتُمْ بِهِ السِّحْرُ ۖ إِنَّ اللَّهَ سَيُبْطِلُهُ ۖ إِنَّ اللَّهَ لَا يُصْلِحُ عَمَلَ الْمُفْسِدِينَ
Сихерчеләр сихерләгән арканнарын җиргә салгач, Муса әйтте: Сезнең бу нәрсәләрегез бар да сихер. Әлбәттә, Аллаһ сезнең сихерегезне батыл – көчсез кылыр, тәхкыйк Аллаһ ялганчы фәсыйкларның эшен ихлас кылмас, юлга салмас!
وَيُحِقُّ اللَّهُ الْحَقَّ بِكَلِمَاتِهِ وَلَوْ كَرِهَ الْمُجْرِمُونَ
Аллаһу тәгалә хак эшнең хаклыгын дөресләр үзенең сүзе белән, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә.
فَمَا آمَنَ لِمُوسَىٰ إِلَّا ذُرِّيَّةٌ مِنْ قَوْمِهِ عَلَىٰ خَوْفٍ مِنْ فِرْعَوْنَ وَمَلَئِهِمْ أَنْ يَفْتِنَهُمْ ۚ وَإِنَّ فِرْعَوْنَ لَعَالٍ فِي الْأَرْضِ وَإِنَّهُ لَمِنَ الْمُسْرِفِينَ
Муса кавеменең яртысы Фиргауннең вә аның олугъларының фетнәсеннән яки үтерелүеннән куркып Мусага иман китермәделәр, мәгәр курыкмаучылары иман китерделәр, чөнки Фиргаун Мысыр җирендә бик тәкәббер, бик усал иде вә ул явызлыкта чиктән аша китте, хәтта: Мин – Аллаһ дия башлады.
وَقَالَ مُوسَىٰ يَا قَوْمِ إِنْ كُنْتُمْ آمَنْتُمْ بِاللَّهِ فَعَلَيْهِ تَوَكَّلُوا إِنْ كُنْتُمْ مُسْلِمِينَ
Муса, кавеменең Фиргауннән курыкканын күргәч, әйтте: Ий кавемем! Әгәр Аллаһуга иман китереп ислам динен тотучы мөселман булсагыз, Аллаһуга тәвәккәл кылыгыз! Фиргауннән курыкмагыз!

Choose other languages: