Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #83 Translated in Tatar

وَقَالَ فِرْعَوْنُ ائْتُونِي بِكُلِّ سَاحِرٍ عَلِيمٍ
Фиргаун үзенең ярдәмчеләренә әйтте: Барча маһир – оста сихерчеләрне җыеп миңа китерегез.
فَلَمَّا جَاءَ السَّحَرَةُ قَالَ لَهُمْ مُوسَىٰ أَلْقُوا مَا أَنْتُمْ مُلْقُونَ
Сихерчеләр бар да җыелып килгәч, Муса аларга әйтте: Сихерләп китергән нәрсәләрегезне җиргә салыгыз!
فَلَمَّا أَلْقَوْا قَالَ مُوسَىٰ مَا جِئْتُمْ بِهِ السِّحْرُ ۖ إِنَّ اللَّهَ سَيُبْطِلُهُ ۖ إِنَّ اللَّهَ لَا يُصْلِحُ عَمَلَ الْمُفْسِدِينَ
Сихерчеләр сихерләгән арканнарын җиргә салгач, Муса әйтте: Сезнең бу нәрсәләрегез бар да сихер. Әлбәттә, Аллаһ сезнең сихерегезне батыл – көчсез кылыр, тәхкыйк Аллаһ ялганчы фәсыйкларның эшен ихлас кылмас, юлга салмас!
وَيُحِقُّ اللَّهُ الْحَقَّ بِكَلِمَاتِهِ وَلَوْ كَرِهَ الْمُجْرِمُونَ
Аллаһу тәгалә хак эшнең хаклыгын дөресләр үзенең сүзе белән, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә.
فَمَا آمَنَ لِمُوسَىٰ إِلَّا ذُرِّيَّةٌ مِنْ قَوْمِهِ عَلَىٰ خَوْفٍ مِنْ فِرْعَوْنَ وَمَلَئِهِمْ أَنْ يَفْتِنَهُمْ ۚ وَإِنَّ فِرْعَوْنَ لَعَالٍ فِي الْأَرْضِ وَإِنَّهُ لَمِنَ الْمُسْرِفِينَ
Муса кавеменең яртысы Фиргауннең вә аның олугъларының фетнәсеннән яки үтерелүеннән куркып Мусага иман китермәделәр, мәгәр курыкмаучылары иман китерделәр, чөнки Фиргаун Мысыр җирендә бик тәкәббер, бик усал иде вә ул явызлыкта чиктән аша китте, хәтта: Мин – Аллаһ дия башлады.

Choose other languages: