Quran Apps in many lanuages:

Surah Yunus Ayahs #4 Translated in Tatar

الر ۚ تِلْكَ آيَاتُ الْكِتَابِ الْحَكِيمِ
Ошбу сүрәләр хаклык белән хөкем итүче Коръән аятьләре.
أَكَانَ لِلنَّاسِ عَجَبًا أَنْ أَوْحَيْنَا إِلَىٰ رَجُلٍ مِنْهُمْ أَنْ أَنْذِرِ النَّاسَ وَبَشِّرِ الَّذِينَ آمَنُوا أَنَّ لَهُمْ قَدَمَ صِدْقٍ عِنْدَ رَبِّهِمْ ۗ قَالَ الْكَافِرُونَ إِنَّ هَٰذَا لَسَاحِرٌ مُبِينٌ
Үзләреннән бер иргә: Кешеләрне куркыт, вә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәргә Раббылары хозурында бөек дәрәҗәләр булачагы белән шатландыр, – дип вәхий кылуыбыз кешеләргә ґәҗәбме? Кәферләр әйтәләр: Әлбәттә, бу Коръән – ачык сихердер.
إِنَّ رَبَّكُمُ اللَّهُ الَّذِي خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ فِي سِتَّةِ أَيَّامٍ ثُمَّ اسْتَوَىٰ عَلَى الْعَرْشِ ۖ يُدَبِّرُ الْأَمْرَ ۖ مَا مِنْ شَفِيعٍ إِلَّا مِنْ بَعْدِ إِذْنِهِ ۚ ذَٰلِكُمُ اللَّهُ رَبُّكُمْ فَاعْبُدُوهُ ۚ أَفَلَا تَذَكَّرُونَ
Тәхкыйк сезнен, Раббыгыз җир вә күкләрне алты көндә төзеп тәмам итте, соңра игътибарын Ґәрешкә беркетте, бөтен вөҗуд белән җитәкчелек иткәне хәлдә. Ахирәттә шәфәгать итүче булмас, мәгәр Аның рөхсәте соңында гына булыр. Ошбу эшләрне кылучы Раббыгыз – Аллаһ, аңар гыйбадәт кылыгыз! Әйә сез Коръән белән вәгазьләнмәссезме?
إِلَيْهِ مَرْجِعُكُمْ جَمِيعًا ۖ وَعْدَ اللَّهِ حَقًّا ۚ إِنَّهُ يَبْدَأُ الْخَلْقَ ثُمَّ يُعِيدُهُ لِيَجْزِيَ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ بِالْقِسْطِ ۚ وَالَّذِينَ كَفَرُوا لَهُمْ شَرَابٌ مِنْ حَمِيمٍ وَعَذَابٌ أَلِيمٌ بِمَا كَانُوا يَكْفُرُونَ
Кыямәт көнне кайтачак урыныгыз Аллаһ алдындадыр, Аллаһуның вәгъдәсе хак. Ул башлап халык кылыр, соңра үтереп янә тергезер, иман китереп, яхшы эшләрне кылган кешеләргә гаделлек белән күркәм җәзалар бирер өчен. Дәхи кәферләргә көферлекләре өчен рәнҗеткүче ґәзаб, вә кайнар сасы сулар булачак.

Choose other languages: