Quran Apps in many lanuages:

Surah Ya-Seen Ayahs #52 Translated in Tatar

وَيَقُولُونَ مَتَىٰ هَٰذَا الْوَعْدُ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Коръәнгә яки үлгәннән соң терелүгә ышанмаган кәферләр: Үлгәннән соң терелү бар дисез, сезгә вәгъдә ителгән терелү көне кайчан була – безгә хәбәр итегез, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, – дип сорыйлар.
مَا يَنْظُرُونَ إِلَّا صَيْحَةً وَاحِدَةً تَأْخُذُهُمْ وَهُمْ يَخِصِّمُونَ
Ул кәферләр Аллаһудан һичнәрсә көтмиләр, мәгәр фәрештәнең һәлак итә торган бер тавышын көтәләр, ул тавыш аларны сату-алу эшләрендә кычкырышкан вакытларыңда аңсыздан тотар, ул тавыш Исрафил фәрештәнең әүвәлге сур өрүедер.
فَلَا يَسْتَطِيعُونَ تَوْصِيَةً وَلَا إِلَىٰ أَهْلِهِمْ يَرْجِعُونَ
Аларны ул тавыш тотканда васыятьләрен әйтергә һәм өй әһелләре янына кайтырга кадир булмаслар.
وَنُفِخَ فِي الصُّورِ فَإِذَا هُمْ مِنَ الْأَجْدَاثِ إِلَىٰ رَبِّهِمْ يَنْسِلُونَ
Сурга икенче мәртәбә өрелгәч, каберләреннән чыгып ашыга-ашыга Раббиларына барырлар.
قَالُوا يَا وَيْلَنَا مَنْ بَعَثَنَا مِنْ مَرْقَدِنَا ۜ ۗ هَٰذَا مَا وَعَدَ الرَّحْمَٰنُ وَصَدَقَ الْمُرْسَلُونَ
Кәферләр каберләреннән кубарылып чыккач, безне йоклаган урыныбыздан кем кубарды диярләр. Шуннан соң икърар кылып әйтерләр: Бу көн Раббыбыз вәгъдә иткән көндер, вә пәйгамбәрләр дә безгә хак сүзләрне сөйләгәннәр, – дип.

Choose other languages: