Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #95 Translated in Tatar

قَالُوا لَنْ نَبْرَحَ عَلَيْهِ عَاكِفِينَ حَتَّىٰ يَرْجِعَ إِلَيْنَا مُوسَىٰ
Кавеме Һарунга әйттеләр: Муса кайткангача бозауга гыйбадәт кылудан туктамабыз.
قَالَ يَا هَارُونُ مَا مَنَعَكَ إِذْ رَأَيْتَهُمْ ضَلُّوا
Муса, кайткач, Һарунга әйтте: Ий Һарун, кавемең бозауга табынып азган вакытта.
أَلَّا تَتَّبِعَنِ ۖ أَفَعَصَيْتَ أَمْرِي
Миңа иярүдән сине нәрсә тыйды? Югыйсә минем әмеремә карыштыңмы?
قَالَ يَا ابْنَ أُمَّ لَا تَأْخُذْ بِلِحْيَتِي وَلَا بِرَأْسِي ۖ إِنِّي خَشِيتُ أَنْ تَقُولَ فَرَّقْتَ بَيْنَ بَنِي إِسْرَائِيلَ وَلَمْ تَرْقُبْ قَوْلِي
Муса ачуланды вә Һарунның сакалыннан тартты. Һарун әйтте: Ий анамның угълы, сакалымнан тотмагыл һәм башымнан да тотмагыл, алар минем сүземне тыңламадылар, әгәр мин алар белән сугышсам яки аларны ташлап китсәм, алар төрле фиркага бүленерләр дә, Ягькуб балаларын ник аердың дип әйтүеңнән һәм минем сүземне тотмадың, дип ачулануыңнан курыктым.
قَالَ فَمَا خَطْبُكَ يَا سَامِرِيُّ
Муса Самиридән: Ник бозау ясадың, – дип сорады.

Choose other languages: