Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #88 Translated in Tatar

قَالَ هُمْ أُولَاءِ عَلَىٰ أَثَرِي وَعَجِلْتُ إِلَيْكَ رَبِّ لِتَرْضَىٰ
Муса әйтте: Алар минем эземнән килделәр, әмма мин үзем, йә Рабби, Синең ризалыгыңны эстәп ашыктым.
قَالَ فَإِنَّا قَدْ فَتَنَّا قَوْمَكَ مِنْ بَعْدِكَ وَأَضَلَّهُمُ السَّامِرِيُّ
Аллаһ әйтте: Ий Муса, син киткәннән соң кавемеңне бәлаләндердек, Самири залим бозауга табындырып аларны адаштырды.
فَرَجَعَ مُوسَىٰ إِلَىٰ قَوْمِهِ غَضْبَانَ أَسِفًا ۚ قَالَ يَا قَوْمِ أَلَمْ يَعِدْكُمْ رَبُّكُمْ وَعْدًا حَسَنًا ۚ أَفَطَالَ عَلَيْكُمُ الْعَهْدُ أَمْ أَرَدْتُمْ أَنْ يَحِلَّ عَلَيْكُمْ غَضَبٌ مِنْ رَبِّكُمْ فَأَخْلَفْتُمْ مَوْعِدِي
Муса кавеме эшләгән эш өчен кайгырып вә ачуланып, кавеме янына кайтты. Әйтте: Ий кавемем Раббыгыз сезгә Тәүрат бирәм дип яхшы вәгъдә кылды түгелме? Мин сезгә кырык көннән кайтам дип вәгъдә биреп киттем, әйә сезгә шул кырык көн бик озын вакыт булдымы? Яки Аллаһуның ачуы вә ґәзабы иңүен теләдегезме? Тәхкыйк Аллаһуга гына гыйбадәт кылырбыз дип миңа биргән вәгъдәгезгә хыйлафлык кылдыгыз.
قَالُوا مَا أَخْلَفْنَا مَوْعِدَكَ بِمَلْكِنَا وَلَٰكِنَّا حُمِّلْنَا أَوْزَارًا مِنْ زِينَةِ الْقَوْمِ فَقَذَفْنَاهَا فَكَذَٰلِكَ أَلْقَى السَّامِرِيُّ
Кавеме әйтте: Без синең вәгъдәңә үз ихтыярыбыз илә хыйлафлык кылмадык, ләкин Мысырдан чыккан вакытыбызда Мысыр хатыннарының бизәк әйберләрен алган идек, ул бизәкләрне һәммәсен утка салып эреттек, Самири дә Җәбраил атының эзеннән алган туфракны утка салды.
فَأَخْرَجَ لَهُمْ عِجْلًا جَسَدًا لَهُ خُوَارٌ فَقَالُوا هَٰذَا إِلَٰهُكُمْ وَإِلَٰهُ مُوسَىٰ فَنَسِيَ
Һәм Самири шул эрегән бизәкләрдән бозау чыгарды, ул бозау сурәтендә бозау тавышы бар иде, һәм Самири вә аның иярченнәре әйттеләр: Менә бу сезнең вә Мусаның Илаһәседер, – дип бозауга гыйбадәт кыла башладылар, һәм: Муса бозауның үзенең Илаһәсе икәнлеген онытты, тауга Илаһә эзләп китте, – диделәр.

Choose other languages: