Quran Apps in many lanuages:

Surah Ta-Ha Ayahs #90 Translated in Tatar

فَرَجَعَ مُوسَىٰ إِلَىٰ قَوْمِهِ غَضْبَانَ أَسِفًا ۚ قَالَ يَا قَوْمِ أَلَمْ يَعِدْكُمْ رَبُّكُمْ وَعْدًا حَسَنًا ۚ أَفَطَالَ عَلَيْكُمُ الْعَهْدُ أَمْ أَرَدْتُمْ أَنْ يَحِلَّ عَلَيْكُمْ غَضَبٌ مِنْ رَبِّكُمْ فَأَخْلَفْتُمْ مَوْعِدِي
Муса кавеме эшләгән эш өчен кайгырып вә ачуланып, кавеме янына кайтты. Әйтте: Ий кавемем Раббыгыз сезгә Тәүрат бирәм дип яхшы вәгъдә кылды түгелме? Мин сезгә кырык көннән кайтам дип вәгъдә биреп киттем, әйә сезгә шул кырык көн бик озын вакыт булдымы? Яки Аллаһуның ачуы вә ґәзабы иңүен теләдегезме? Тәхкыйк Аллаһуга гына гыйбадәт кылырбыз дип миңа биргән вәгъдәгезгә хыйлафлык кылдыгыз.
قَالُوا مَا أَخْلَفْنَا مَوْعِدَكَ بِمَلْكِنَا وَلَٰكِنَّا حُمِّلْنَا أَوْزَارًا مِنْ زِينَةِ الْقَوْمِ فَقَذَفْنَاهَا فَكَذَٰلِكَ أَلْقَى السَّامِرِيُّ
Кавеме әйтте: Без синең вәгъдәңә үз ихтыярыбыз илә хыйлафлык кылмадык, ләкин Мысырдан чыккан вакытыбызда Мысыр хатыннарының бизәк әйберләрен алган идек, ул бизәкләрне һәммәсен утка салып эреттек, Самири дә Җәбраил атының эзеннән алган туфракны утка салды.
فَأَخْرَجَ لَهُمْ عِجْلًا جَسَدًا لَهُ خُوَارٌ فَقَالُوا هَٰذَا إِلَٰهُكُمْ وَإِلَٰهُ مُوسَىٰ فَنَسِيَ
Һәм Самири шул эрегән бизәкләрдән бозау чыгарды, ул бозау сурәтендә бозау тавышы бар иде, һәм Самири вә аның иярченнәре әйттеләр: Менә бу сезнең вә Мусаның Илаһәседер, – дип бозауга гыйбадәт кыла башладылар, һәм: Муса бозауның үзенең Илаһәсе икәнлеген онытты, тауга Илаһә эзләп китте, – диделәр.
أَفَلَا يَرَوْنَ أَلَّا يَرْجِعُ إِلَيْهِمْ قَوْلًا وَلَا يَمْلِكُ لَهُمْ ضَرًّا وَلَا نَفْعًا
Аллаһ әйтә: Әйә алар белмиләрме бу бозау, аларга һичнәрсә сөйләмәс, әгәр бозауның үзенә сөйләсәләр, җавап бирмәс, вә аларга файда китерергә дә, зарар китерергә дә кадир булмас.
وَلَقَدْ قَالَ لَهُمْ هَارُونُ مِنْ قَبْلُ يَا قَوْمِ إِنَّمَا فُتِنْتُمْ بِهِ ۖ وَإِنَّ رَبَّكُمُ الرَّحْمَٰنُ فَاتَّبِعُونِي وَأَطِيعُوا أَمْرِي
Муса таудан кайтмас борын Һарун әйткән иде: Ий кавемем, сез ошбу бозау белән бәлаләндегез, зинһар аңа гыйбадәт итмәгез, хакыйкатьтә сезнең Раббыгыз – рәхмәт иясе Аллаһу тәгаләдер, миңа иярегез вә минем әмеремә итагать итегез!

Choose other languages: