Quran Apps in many lanuages:

Surah Saba Ayahs #50 Translated in Tatar

قُلْ إِنَّمَا أَعِظُكُمْ بِوَاحِدَةٍ ۖ أَنْ تَقُومُوا لِلَّهِ مَثْنَىٰ وَفُرَادَىٰ ثُمَّ تَتَفَكَّرُوا ۚ مَا بِصَاحِبِكُمْ مِنْ جِنَّةٍ ۚ إِنْ هُوَ إِلَّا نَذِيرٌ لَكُمْ بَيْنَ يَدَيْ عَذَابٍ شَدِيدٍ
Син аларга әйт: Мин сезне бер мәсьәлә белән вәгазь кыламын, ул мәсьәлә Аллаһ ризалыгы өчен икешәр-икешәр яки берәр-берәр булып эшегездә туры вә таза тормавыгыздыр, соңра уйлап каравыгыздыр, иптәшегез Мухәммәд г-мдә диваналык юклыгыны. Ул бер гади ир түгел, мәгәр сезне ахирәттәге киләчәк ґәзаб белән куркытучыдыр.
قُلْ مَا سَأَلْتُكُمْ مِنْ أَجْرٍ فَهُوَ لَكُمْ ۖ إِنْ أَجْرِيَ إِلَّا عَلَى اللَّهِ ۖ وَهُوَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ شَهِيدٌ
Син аларга әйт: Мин сезгә Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән мал сорамыйм, малыгыз үзегезгә булсын. Минем эшемнең әҗере Аллаһ хозурындадыр, Ул – Аллаһ һәрнәрсәне белә вә күрәдер.
قُلْ إِنَّ رَبِّي يَقْذِفُ بِالْحَقِّ عَلَّامُ الْغُيُوبِ
Әйт: Җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне белүче Аллаһ теләгән бәндәсенең күңеленә хакны салыр.
قُلْ جَاءَ الْحَقُّ وَمَا يُبْدِئُ الْبَاطِلُ وَمَا يُعِيدُ
Әйт: Коръән белән хак дин Ислам килде, Коръәннән вә Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнән батыл дин, ялган гамәл китте һәм кире кайтмаслар.
قُلْ إِنْ ضَلَلْتُ فَإِنَّمَا أَضِلُّ عَلَىٰ نَفْسِي ۖ وَإِنِ اهْتَدَيْتُ فَبِمَا يُوحِي إِلَيَّ رَبِّي ۚ إِنَّهُ سَمِيعٌ قَرِيبٌ
Әйт: Әгәр мин адашсам, үз зарарыма адашкан булырмын, әгәр хак юлга күнелсәм, әлбәттә, Раббым вәхий иткән Коръән белән туры юлны табармын. Ул – Аллаһ һәрнәрсәне ишетүче вә һәр нәрсәгә бик якындыр.

Choose other languages: